ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

20 март көнне Киров өлкәсенең Кызыл Алан ш.т.п. «Домостроитель» мәдәни-күңел ачу үзәгендә туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган "Уйнагыз гармуннар"-"Играй гармонь" дип аталган Сигезенче Төбәкара фестиваль-конкурс узды.

 Саба төбәге Шәмәрдән бистәсе китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” республикакүләм интеллектуаль –әдәби уен үткәрелде. Әлеге чарада безнең китапханәчеләребез Хисматова Венера, Сабирова Фирая, Ядегәр урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

Уенның сораулары Тәлгать Самат улы Нәҗмиев һәм Фәнис Гатаулла улы Яруллинга багышланган иде. Уен дүрт өлештән торды. Барлык сораулар да бик кызык, бик эчтәлекле иде. Шул сорауларга барлык команда да уңай җавап бирергә тырыштылар. Шушы дүрт команда арасыннан без Кукмара командасы 2 урынга лаек булдык.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен "Нәүрүз" бәйрәме уздырды. Әлеге чарада балалар Нәүрүз бәйрәменең асылын анлап, татар халкының милли уеннары "Капкалы","Кәрия-Зәкәрия","Түбәтәй", кебек уеннарында бик теләп катнашты.

2021 елның 15-21 мартында Смоленск шәһәрендә яшь хоккейчыларның «Алтын алка» клубының Бөтенроссия ярышлары 2006/07 елгы командалар арасында  финалы узды.

2021 елның 21 мартында Нократ Аланы шәһәрендә чаңгы марафоны узды, анда Кукмара районы һәвәскәрләре һәм профессионаллары катнашты.

2021 елның 20 мартында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Язгы карлыгачлар» исемле тимераякта фигуралы шуу буенча классификация ярышлары узды. Ярышларда Казан, Мамадыш, Биектау, Кукмара, Ижевск, Яр Чаллы, Пермь, Байлар Сабасы шәһәрләреннән 120 кеше катнашты.

2021 елның 20 мартында чаңгы базасында Илнур Сәлахов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


19
март, 2021 ел
җомга

Кукмара районы “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Волонтерлар белән эшләү” программасы тормышка ашырыла. Программада төрле ярдәм төрләре каралган. Программаның максаты-буыннар: өлкәннәр һәм яшьләр бәйләнеше.

19 март көнне балалар китапханәсендә Кырымның Рәсәй белән кушылуына багышланган «Кырым язы» фестивале кысаларында китапханәче Фирдания Закирова 4 нче мәктәпнең 2б сыйныф укучылары өчен «Рәсәй, яз, Кырым!» дип исемләнгән дәрес-сәяхэт уткәрде. Балалар «Кырым» исеменең килеп чыгышы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, Кырым башкаласы – Симферополь турында кызыклы мәгълүмат белде, аның бай табигате һәм күренекле урыннары, Кара диңгез флоты турында белде, “Рәсәй. Кырым. Мәңгегә»” бию флешмобын күрсәтте. Чара «Карлыгач оясы» мультфильмын һәм «Мин яратам сине Кырым» видеоклипын карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International