Зур Сәрдек авылы китапханәчесе гимназиянең “Әкияттә - кунакта” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Татулыкка һәм тынычлыкка әкиятләр аша: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз” дип аталган бөтенрәсәй акциясенә кушылды. “Татарстан халыклары әкиятләре” китабыннан татарча әкиятләрне кычкырып укыды һәм фикер алышты. Әкиятләрдә һәрвакыт яхшылыкның җиңеп чыгуы, ә ялганчыларның, әхлаксызларның хурлыкка калуы турында сөйләштек.
Югары Кузмис авылы китапханәчесе “Шундыкар” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Удмуртия балалар язучыларында кунакта” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар рәхәтләнеп хикәя, шигырь, әкият сөйләгәннәрне тыңладылар, яңа китап, журнал битләрен актардылар. Барысына да бик кызык булды, чөнки китаплар белән аралашу кечкенә кешене рухи яктан баета, аны игелеклерәк һәм гүзәлрәк итә. Ахырдан, китапханәче балаларны китапханәгә чакырды.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән "Шырпы-дус һәм дошман" дип исемләнгән әңгәмә аралашу чарасы үткәрде. Ә Кирлемән үз чиратында аларга шырпы белән уйнарга ярамаганлыкны, әкият геройлары аша сөйләде.
4 март көнне балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тел дигән дәрья бар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2б сыйныф укучылары һәм Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары чакырылган иде Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга татар теленең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, кабатланмаслыгы һәм күпкырлы булуы турында сөйләде. Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште. Соңыннан "Тамчы" китап театры клубына йөрүче балалар "Кем нәрсә ярата" дигән татар халык әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте.
Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны дәвам итте. Алар балаларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.
4 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Хафизова Олыяз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен китапханә буенча “Китапханәдә кунакта” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Алар китапханәнең төрле зоналары белән танышты.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Үзәк китапханәдә, «Современница» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен, клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Март аенда үзенчәлекле көн бар» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләде һәм үткәрде. Чара барышында хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан шаян котлаулар яңгырады. Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле, бәйрәм кәефе тудырды. Тантаналы өлештән соң бәйрәм чәй табыныны артында дәвам итте.
Фристайл, ски-кросс дисциплинасында Бөтенроссия ярышларында яшүсмерләр арасында Гарифуллина Алинә (күппрофильле лицейның 11 сыйныф укучысы А. М. Булатова) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында көмеш медаль яулады. Ярышлар 02-04 март көннәрендә Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә узды.
Җиңүегез белән котлыйбыз, чыгарылыш имтиханнарын да кыю рәвештә узарга һәм спорт тормышында югары бүләкләргә ирешүләрен телибез!
2021 нче елның 3 нче мартында спорт мәктәбе «Олимп» белән берлектә Кукмара районы « Форпост» үзәге «Бер-береңә ярдәм» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Паутина» флешмобы үткәрелде.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Яхшылык һәм матурлык дөньясында” дип аталган танып-белү сәгате уздырды. Эчке матурлык һәм тышкы матурлык турында фикер алыштылар.Аларның кайсы мөһимрәк дигән сорауга җавап эзләделәр. Соңыннан яхшылык турында алган белемнәрне ныгытыр өчен кошларга җимлекләр ясадылар.Аларны наклейкалар белән бизәп,эченә төрле ярмалар тутырдылар.Эш барышында кошларның нәрсәләр белән туклануын белделәр.
3 март көнне балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 2б сыйныф укучылары өчен китапханәче Хафизова Гөлфия Халыкара урман көненә багышланган «Урман сукмагы серләре» дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Балалар экологик викторина сорауларына җавап бирде, үсемлекләрне һәм урман хайваннарын танып-белүдә ярышты, тизлеккә хәрефләрдән җаваплар туплады һәм табигать күренешләре турында сынамышларны искә төшерде. Балалар табигать турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды, китаплар һәм журналлар белән танышты. Чара ахырында клип карадылар.