Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәҗбүри пенсия иминиятенә тотып калынган акча турында ялган мәгълүмат тарату турында кисәтә.
18 декабрь көнне үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, 4 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кече шәһәр – зур тарих» дип исемләнгән компьютер сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шәһәребезнең тарихы, истәлекле урыннары белән таныштылар. Соңыннан яңартылган китапханә буенча экскурсия үткәрелде.
18 декабрьдә балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова 2 нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карады, бәйрәм тарихы, Яңа ел чыршысы барлыкка килү турында күп кенә кызыклы фактлар белде, Яңа ел турында китаплар белән танышты, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларга җавап бирде, видеоклип карады, караокега җырлады.
10 декабрь көнне Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә IX төбәкара "Чулпан" балалар үзешчән иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде. Кукмара балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре Каримуллин Н.Р, Юзмеева З.А), Хасанова Мадина 1 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Каримуллин Н.Р)
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.
Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина (Нуриева) - күп җырлар авторы.
2020 елның 17 декабрендә «Акулы» Кукмара һәм Биектау шәһәренең «Биектау » командалары арасында 2009 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
2020 елның 16 декабрендә «Акулы» Кукмара һәм Казан шәһәренең «Ак Барс-2010 » командалары арасында 2009 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды
Бүген балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2в сыйныф укучылары өчен «Хайваннар – китап геройлары» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны рус һәм чит ил язучыларының табигать һәм хайваннар турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм биремнәрдә катнашып, бик яхшы белемнәр күрсәтте, кызыклы видеоролик карады. Соңыннан балалар китапханә буйлап экскурсия ясады һәм төрле уеннар уйнады.
Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә узды.