Эковесна-2024
Эковесна-2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
12 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсенә «Лельвиж авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең» урта сыйныф укучылары килде. Абонемент китапханәчесе Пахомова В.Г. күзәтү экскурсиясе үткәрде, үз мәнфәгатьләре буенча теләсә нинди китапны кайда сайларга мөмкин булуы турында сөйләде, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр белән, китапханә тарафыннан бирелә торган периодик басмалар белән таныштырды.
12 апрель көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Саттарова Л.Р., К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 8 “а” һәм 8 “б” сыйныф укучылары өчен, «Җырлыйм туган якта» дигән әдәби экскурс үткәрде. Чара барышында балалар танылган татар шагыйрьләре һәм язучыларның иҗатында туган як, туган җир темасы белән таныштылар, аларның әсәрләре буенча викторинада катнаштылар. Татарстан, туган ил турында сорауларга җавап бирделәр. “Мәкальләрне дәвам ит”, “Табышмакның җавабын тап” кебек конкурсларда актив катнаштылар.