ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Метеорологик фараз .Начар метеорологик күренешләр .Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 12 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

2020 елның 12 маена 2020 елның 11 маенда 20 сәгатьтән 2020 елның 12 маенда 20 сәгатькә кадәр

Идел һәм Көнбатыш Кама буе: алмашынучан болытлы. Урыны белән бераз яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м / с кадәр..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+23˚.

Казанда: алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр,көндез урыны белән 13 метрга кадәр..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+21˚.


9
май, 2020 ел
шимбә

Кукмара районы башлыгы район халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Бөек Җиңүдә райондашларыбызның да өлеше зур, диелә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район халкына мөрәҗәгатендә.


8
май, 2020 ел
җомга

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (2015 елның 9 апреле)

Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания»ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.

Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көнчыгыш районнарда 24 метрга кадәр.

2020 елның 9 маена

2020 елның 8 маенда 18 сәгатьтән 9 май 20 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән кыска һәм уртача яңгыр, яшен.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, көндез 7-12, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚,

көндез максималь һава температурасы +23..+27˚.

Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Май җитте, көннәр җылытты, нихаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр).

2020 елның 8 маена

2020 елның 7 маенда 18 сәгатьтән 8 май 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15, максималь һава температурасы көндез +23..+27˚.

Казан Буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+14, максималь һава температурасы көндез +25..+27˚.

19 әти-әни - кыз, ә 26 әти-әни малай туу турында таныклык алган.

Апрель аенда Кукмара районында 45 сабый туган. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлеге хәбәр итә.

19 әти-әни - кыз, ә 26 әти-әни малай туу турында таныклык  алган. 

12 бала гаиләдә – беренче, 14е – икенче, 17се өченче бала булып туган. Ике бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.

Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Указ нигезендә, быел Ураза бәйрәме - 24 май, Корбан бәйрәме 31 июль көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Мөселман бәйрәмнәренең даталары «Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры китереп» билгеләнгән, диелә документта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International