ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

Татарстанда балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшен дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның ата-аналарына һәм студентларга мөрәҗәгать итте. Ул 6 апрельдән дистанцион режимда укуның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, апрель ае өчен акча кертүчеләргә яңадан исәплиләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәр чорында балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта ул үзенең Инстаграмдагы битендә язган.

Автобуслар бәйрәм расписаниесе буенча рейска чыгачак.

Дүшәмбе, 6 апрельдә, Кукмара буенча 1нче һәм 2нче номерлы автобуслар йөриячәк. Бу хакта «Кукмара-Транс» оешмасы хәбәр итте.

Автобуслар бәйрәм расписаниесе буенча рейска чыгачак.

Авылларга баручы автобус рейслары туктатылды.

Бүген алар теркәлү узды, белгечләр алар белән инструктаж уздырды, мөһим саклану чаралары белән тәэмин итте һәм кирәкле документлар бирде.

Зур Кукмарада яшәүче Динар Рәхимуллин, Илназ Рәхимуллин, Рәдиф Газизуллиннар волонтёр булырга һәм үз изоляцияләүдә булган өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм итәргә теләк белдерде. Бу турыда район газетасы корреспондентларына Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сөйләде.

 

Быел барлыгы 22 мең 300 гектар мәйданда уҗымнар һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертеләчәк.


5
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 2 апрелендәге Указы нигезендә, Татарстан территориясендә 30 апрельгә кадәр эш көннәре дәвам итә.
Республикада санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту буенча чикләү чаралары дәвам итә.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, бүгенге катлаулы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәр кешенең өстәлендә сыйфатлы ашамлыклар булсын өчен эшлиләр, бу ихтирамга лаек, дип, билгеләп үткән иде.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәләр, әмма коронавирус инфекциясен булдырмау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә тиеш булалар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга, хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк.

2020 елның 31 мартында үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәтләнү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар кабул ителде.

Эшкә чыгучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчедәнбелешмәалырга кирәк. Йөкләр, шул исәптән ашамлык продуктларын ташу өчен йөк җибәрүче өстәмә рәвештә билгеләнгән формадагыбелешмә бирергә тиеш. Бу белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле булмаган хәрәкәт итүгә рөхсәт бирми.

Продуктлар һәм дарулар ташучы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы башкарачак.

Экстрен медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать иткән очракта һәм кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда, шулай ук якындагы кибетләргә продуктлар алырга чыкканда, өйдә тора торган хайваннарны алып чыкканда, чүп-чар чыгарганда рөхсәт кәгазе алу таләп ителми.

Судларга бару, балигъ булмаган балаларны мәгариф оешмасына илтү, медицина яисә ветеринария оешмасына бару, мәет җирләүдә катнашу өчен, паспорт алу яисә аны торгызу буенча бару өчен рөхсәт алырга кирәк. Моннан тыш, дачага, почтага һәм кредит оешмаларына бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Шулай ук авыру туганнарыңа дарулар, продуктлар һәм беренче кирәк-ярак әйберләре китерү яисә аларга ярдәм итү максатында бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Мөһим деталь бар: машинада күмәкләшеп барган очракта, барлык пассажирларның да һәм машина йөртүченең дә рөхсәт кәгазе булу таләп ителә.

Рөхсәт алу өчен граждан 2590 номерына түбәндәге текст белән түләүсез SMS-хәбәр җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Исем Ат.исеме#паспортыгызның сериясе һәм номеры #фактта яшәү урыны адресы (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9).

Җавап итеп ул уникаль теркәлү коды белән SMS-хәбәр ала.

Аннары 2590 номерына «ЦЕЛЬ» тексты белән кабат SMS-хәбәр җибәрергә һәм анда хәрәкәтләнү максатын күрсәтергә кирәк.

Әгәр граждан уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса һәм анда аның хәрәкәтләнү чоры күрсәтелгән булса, хәрәкәтләнүгә рөхсәт бирелгән дип санала.

Россия Федерациясе Федерация Советы 31 мартта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына төзәтмәләр кабул итте. Коронавирус белән йогышланмаган гражданга инфекция йоктыру куркынычы булган шартларда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф карала.

Вазыйфаи затлар өчен штрафлар суммасы – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яисә эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору карала.

Билгеләнгән режимны бозу кеше сәламәтлегенә зыян яисә аның үлеменә китергән, әмма җинаять билгеләре булмаган очракта, гражданнарга – 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф салына.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International