Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.
2020 елның 25-27 февралендә «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында Кукмара 4нче урта мәктәбе яшьармиячеләр командасы «җиңү»Республика хәрби-спорт уенында катнашты.
"Милли көрәш" бүлегенең "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" ндә тәрбияләнүчеләр «Сабантуй» газетасы призына егетләр арасында көрәш буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар.
2020 елның 1 мартында өстәмә белем бирү үзәгенең «Армрестлинг» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр Казан шәһәрендә мас-рестлинг буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, үз үлчәү категорияләрендә: Гайнанова Динә 1 урынны яулады, Шакертова Алинә, Гыйлемуллина Таңсылу, Якупов Илназ, Хәйруллин Әнфис, Салихов Рүзәл ярышларның бронза призерлары булдылар. Гомумкоманда нәтиҗәсе-3 урын. Педагог Габдрахманова Рузия Мансур Кызы
Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән КМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, КМР өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов чыгыш ясады.
2020 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы һәм тренеры Альберт Шәңгәрәев (тренер Марат Бәдертдинов), самбо буенча Россия чемпионатында 68кг авырлык категориясендә катнашты һәм бронза призер булды.
«Зилант» мәктәбе администрациясе егетләрне , аларның тренерларын,ата-аналарын һәм аларның мәктәпләрен котлый, сәламәтлек һәм укуларында һәм спортта уңышлар тели.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.
29 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбенең өлкән һәм кече скрипкачылар ансамбле Гумарова Э.Г. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә "Семь нот " Х Республика балалар башкару конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Viva" скрипкачылар өлкән ансамбле 2 дәрәҗә лауреат, "Viva" скрипкачыларның кече ансамбле 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
29 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Хәсәнова Мәдинә укытучы Каримуллина Н.Р. җитәкчелегендә РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиеваның "Сандугач-Соловей" VII Халыкара вокалистлар конкурсында катнашты. Мәдинә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!