Кәчимер авыл клубында ТАССР төзелүгә 100ел, Бөек Җиңүгә 75ел, Кукмара районы төзелүгә 90ел тулу уңаеннан"Ир бала-илнеке" исемле кичә үткәрелде. Кичә җыр биюләр белән үрелеп барды.
Зур Кукмара мәдәният йортында ТАССР ның 100,Кукмараның 90 , Бөек Җиңүең 75, мәктәпнең 50 еллык юбилейларын үз эченә алган урам бәйрәмнәренең "Шушы яктан,шушы туфрактан без" дигән йомгаклау концерты булды.Авыл халкы бәйрәмне бик җылы кабул итте.
Ватанны саклаучылар көне уңаенннан Түбэн Чура авылы клубында «Иң яхшы әти»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды
Ирләр командалары арасында "Хезмәт даны-Аккора" призына мини - футбол буенча Кукмара районының ачык чемпионаты нәтиҗәләре: 1 урын - Ихлас, 2 урын - Степана Разина, 3 урын - Зур Сәрдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
"Ялкын" яшүсмерләр клубы волонтерлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Машина йөртүчеләр, сез дә әти-әниләр!" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Чараның төп максаты-ЮТҺ профилактикасы.
Кукмара аграр көллиятендә "Ялкын" яшүсмерләр клубы белгечләре Россия студентлар отрядлары көне кысаларында "Эрудит" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 22 февраль көнне балалар китапханәсендә «Әтиемә открытка» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән бергә котлау открыткалары ясады. Үзенчәлекле открытка бәйрәмгә әти, бабай, абыйсына зур бүләк булачак. Балалар ясалган открыткалардан бик канәгать булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2009 елның 22 июлендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагындагы коммерция оешмасының иң яхшы архивы»конкурсларын үткәрә.
Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Купка, Адай, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи һәм Кукмараның “Кояшкай” балалар бакчаларыннан килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.