Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2009 елның 22 июлендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагындагы коммерция оешмасының иң яхшы архивы»конкурсларын үткәрә.
Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Купка, Адай, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи һәм Кукмараның “Кояшкай” балалар бакчаларыннан килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.
Районда барлыгы 565 юбилей медале тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Олыяз урта мәктәбе базасында Халыкара туган телләр көненә, ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Кукмара муниципаль районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән беренче район иҗат эшләре конкурсы узды. Чарада филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Галимуллин Ф. Г., фәннәр кандидаты, Филология һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты Каюмова г. Ф., шулай ук Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты
21 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен Голнара Фәрит кызы “Ватанны саклаучылар көненең тарихы” дигән әңгәмә үткәрде. Балалар армия барлыкка килүнең тарихы, аның үткәне, бүгенге торышы белән таныштылар
21 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә № 4 нче мәктәбенең 8 А сыйныф укучылары өчен “Салават күпере” иҗат берләшмәсе белән берлектә Халыкара тел көненә багышланган “Мин татарча сөйләшәм” исемле әдәби кичә узды.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларны, язучыларны һәм килгән кунакларны халыкара туган тел көнен бәйрәм итүнең килеп чыгышы, туган телебезнен матурлыгы, телебезне саклап калуда булган проблемалар белән таныштырды, электрон презентация күрсәтелде.
Чарага килгән язучылар укучыларга үзләренең туган тел турындагы шигырьләрен укыдылар, үзләре белән таныштырдылар. Чара ахырында тел турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, викторина үткәрелде.
Республиканың ун районыннан килгән конкурсантлар жюри хөкеменә тәкъдим ителде.
2020 елның 21 февралендә чаңгы базасында гаскәрләрне Әфганистаннан чыгаруга 31 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары һәм Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 5б сыйныф укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән дәрес – презентация үткәрде.
Балалар китапханәченең туган тел көне кайчан гамәлгә куелуы, дөнья телләре арасында татар теленең әһәмияте, татар халык авыз иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләвен кызыксынып тыңлады. Татар язучысы, шагыйрь Нәкый Исәнбәт иҗаты белән таныштырды. Ул татар фольклорын өйрәнүче, татар сүзлекләрен төзүче, «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» китаплары авторы буларак билгеле.
Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, туган тел турында табышмакларга җавап бирде. Чарада «Тамчы» китап театры клубы әгъзалары чыгыш ясады, алар Н.Әхмәтнең “Әти “җаным! дип исемләнгән сценка сәхнәләштерде. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштырылды.