ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

18 февраль көнне балалар китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Гөлфия Хафизова балалар өчен экскурсиясе үткәрде. Балалар абонемент һәм уку залы, китапханә кагыйдәләре, ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына, Кукмара районының 90 еллыгына багышланган актуаль китап күргәзмәләре белән танышты. Балаларны төрле энциклопедиялар, матур журналлар һәм китаплар кызыксындырды. Аларны зур кызыксыну белән карадылар һәм укыдылар.

18 көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова Халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Чарага 6 нчы номерлы «Сават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, халык иҗатының төрле жанрлары, балалар фольклоры әсәрләре белән таныштырды, татар шагыйрьләренең Р.Фәйзуллинның, А. Мәхмүтованың, Г. Әхтәмованың шигырьләрен укыды. Балалар шигырьләр сөйләде, табышмакларга җавап бирде, мәкальләр искә төшерде, уеннарда катнашты, «Туган телем» видеоклипын карады, татар, рус, удмурт җырларын һәм биюләрен башкарды. Әлеге чарага "Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда туган тел турында китаплар, фольклор әсәрләре, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, тиз әйтемнәр тәкъдим ителде. Балалар Г.Тукай сүзенә язылган "Туган тел" җырын башкардылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

2020 елның 18 февралендә «Олимп» спорт мәктәбендә тренер Д.Ф. Сәйфетдинов сәламәт яшәү рәвешен профилактикалауга юнәлдерелгән «Мин - тормыш хуҗасы» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Байлангар авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышланган митинг булды.

 Аның төп темасы: “Хезмәт базары: төшенчәсе һәм функцияләре”. Максатчан төркем белән очрашу кысаларында хезмәт базарының төшенчәсе һәм асылы, социаль функциянең керемнәрнең нормаль дәрәҗәсен һәм җәмгыятьнең муллыгын тәэмин итүдән гыйбарәт булуы турында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар шулай ук «Һөнәр калейдоскобы» дигән видеоролик карадылар, шулай ук чара ахырында йомгак ясалды, буклетлар өләшенде.

17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Бүген  аграрийлар  торган  саен күбрәк  булачак уңышны  иминләштерү  турында  уйлыйлар.    Агроиминләштерү хәтәр игенчелек  төбәкләре  өчен  аеруча  әһәмияткә  ия, шундыйларга  безнең  республика  да  керә. Ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен, һава шартларына  карамастан,   тотрыклы  эшчәнлек  алып баруда, керемнәрне алдан  фаразлауда реаль мөмкинлекләр  бирә.  

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, герой- шагыйрь Муса  Җәлилнең туган көненә карата Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Муса Җәлил- Бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштып, шигырьләрен сөйләде. Ромашка рәсеме ясау буенча масстер класс күрсәтелде.

Кукмара районы оешуның 90 еллыгына китапханәче Аш - Бүҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Аш-Буҗи авылы” китабына күзәтү һәм әңгәмә үткәрде. Бу китап сирәк очрый торган фоторәсемнәр, архив документлары белән бай. Балалар авыл тарихы турында кызыксынып тыңладылар, шулай ук китапны мавыктыргыч карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International