ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 15 февралендә чаңгы базасында Кукмара муниципаль районы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 28 мәктәп  (112 укучы) катнашты.

15 февраль көнне әти-әниләр балалар белән балалар китапханәсендә шимбә ялы күңелле итеп үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны матур китаплар һәм журналлар белән таныштырды, әңгәмәләр, кычкырып укулар үткәрде. Аннан соң уку залында әти-әниләр балалар белән бергә китаплар укыды, ә теләүчеләр яраткан геройларын рәсемгә төшерде. Бик теләп «Әкиятләр юллары буйлап» викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр. Бу чаралар балаларга вакытны күңелле, файдалы итеп үткәрергә, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.

 

Җиңүчеләр: 34 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев (1 нче гимназия ), 42кг авырлык категориясендә Тимофей Кондаков(3 нче мәктәп), 55кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев( Ю. Арбаш урта мәктәбе). Ибраһим Шиһабиев(Манзарас урта мәктәбе) 42кг авырлык категориясендә өченче урынны яулады.

Кызлар арасында 44кг авырлык категориясендә Ландыш Хәкимова җиңүче булды( 3нче мәктәп), Карина Мисюкевич 38кг авырлык категориясендә (4нче мәктәп) көмеш призер, Диләрә Галимуллина 70кг авырлык категориясендә (Пинегәр урта мәктәбе) бронза медаль яулады.Егетләр арасында 55 кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов ( 1 нче гимназия) көмеш призер, 46 кг авырлык категориясендә Ранил Газизуллин (А.М.Булатова исемендәге лицей) бронза призер булды.

14 февраль көнне «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшүсмерләре өчен Гарипова Лилия Дамир кызы «һөнәргә юл» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Яшүсмерләргә һөнәр сайлау кагыйдәләре һәм хәзерге дөньяда эшче һөнәрләрнең актуальлеге турында сөйләде.

Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре оештырылачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә халык онлайн-тавыш бирү уза. https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452 - фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау өчен.

Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге мәктәп базасында "Милли мәгариф проекты: татар телен өйрәтүгә заманча караш" темасына багышланган республикакүләм семинар уздырды. 


15
февраль, 2020 ел
шимбә

14 февраль көнне Кукмара шәһәре Никахлашу сараенда «100 теләк» бәйрәм акциясе уза, шулай ук «Минем сиңа булган мәхәббәтемнең 100 сәбәбе...» акциясенә старт бирелде.

14 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Балыклы авылында яшәүче, 2015 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәттән файдаланучы, Миннегөл Әшәрәп кызы Әшәрәпова үзенең  80 яшен каршылады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International