Хөрмәтле Кукмара районы халкы!
2020 елның 4 нче февраль көнендә сәг. 9.00 дән 10.00 сәг. кадәр
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 нче йорт,
суд приставлары, прокуратура вәкилләре, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, опека һәм попечительлек бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү максатыннан, алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Катнашыргабарлык теләүчеләр чакырыла.
2020 елның 2 февралендә Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә "Алмаз боз" СЦ призына тимераякта фигуралы шуу буенча ярышлар узды.
2020 елның 1 февралендә чаңгы базасында «Олимп» спорт мәктәбе беренчелегенә «Чаңгы ярышлары» бүлекчәсе белән шөгыльләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды
АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәскндә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә 2020 нче елның 30 нчы гыйнварында логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы мәктәп яшендәге балалар өчен "Логопед карточкасыннан кыстыргычлар"дигән дәрес үткәргән.
31.01.2020 елда Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова «Войта-терапия методикасы»дигән темага медицина советы үткәрде.
29 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбенең актлар залында ТАССРның 100 еллыгына, Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 80 еллыгына, композитор Н.Җиһанов иҗатына, татар композиторы Дж.Фәйзи тууына 110 ел тулуга багышланган концерт булды.
2020 елның 29 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Россия почтасы» бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.
Яшь буынның иҗади потенциалын активлаштыру һәм формалаштыру, вокал һәм хореография сәнгате өлкәсендә иң сәләтле башкаручыларны ачыклау максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә Яшь башкаручыларның «Беренче адымнар» Ачык Республика фестиваль - конкурсы узды.