ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Егетләр арасында 36 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев җиңүче булды (гимназия), 60 кг авырлык категориясендә Денис Трофимов (3нче мәктәп) көмеш призер булды, 56кг авырлык категориясендә Таһир Галиәхмәтов(гимназия) һәм 70кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев (Арбаш урта мәктәбе) бронза медаль яулады, кызлар арасында 52кг авырлык категориясендә Альбина Фәйзуллина (А.М.Булатов исемендәге  лицей) бронза медаль яулады.

2020 елның 1 февралендә Кукмара район мәдәният йортында район башлыгының Кукмара муниципаль районы мәктәпләре укучылары һәм актив яшьләр белән очрашуы булып узды. Безнең уртак киләчәккә кагылышлы дистәләгән көтелмәгән сораулар һәм теләкләр яңгырады.  Яшьләр үзәге, яңа спорт комплексы төзелеше, яшь инициативаларга ярдәм итү, яшьләр өчен муниципаль программалар булдыру һәм башка күп кенә темаларга «диалог на тигезләр»

Районда һөнәри юнәлеш бирү эшен тормышка ашыру кысаларында, «Ак халатлы фәрештәләр — Ангелы в белых халатах» медицина фестивален тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 1 февралендә Кукмара район хастаханәсендә КДМУ ректоры А.С. Созиновның киләчәген медицина белән бәйләргә җыенучы укучылар белән очрашуы булды.

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак. 
 
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

Яшь буынның иҗади потенциалын активлаштыру һәм формалаштыру, вокал һәм хореография сәнгате өлкәсендә иң сәләтле башкаручыларны ачыклау максатыннан, Яр Чаллы шәһәрендә Яшь башкаручыларның «Беренче адымнар»Ачык Республика фестиваль - конкурсы узды.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 гыйнвар безнең район өчен истәлекле көн булды - Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү буенча 300 тонна чиккә чыкты. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау телеграммасы килде. 
Үз чиратымда, сезнең көндәлек, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә без тарихта беренче тапкыр һәм Татарстан Республикасы районнарыннан беренче булып тәүлегенә 300 тонна тулаем сөт сава алдык. 
Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар, иминлек һәм нык сәламәтлек телим!

III Бөтенроссия "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен “Батырлык һәм дан турында” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, партизаннар, аларның батырлыклары турында сөйләде. Балалар "Салют, пионерия!» китабыннан Лара Михеенко, Зина Портнова һәм Марат Казей турында өзекләр тыңлады. Соңыннан алар А.Твардовскийның «Рассказ танкиста» шигырен укыды, видеоклип карады. Чарага «Страницы памяти и славы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International