Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бик күп чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, Байлангар авылы китапханәчесе Байлангар урта мәктәбе филиалы -“Балалар бакчасы” нда “Геройларны онытмыйбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галявовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
В Манзарасской сельской библиотеке для учащихся начальных классов была оформлена книжная выставка «Путешествие в прошлое». На выставке были выставлены экспонаты татарского народа. Каждый, кто пришел на мероприятие, с интересом ознакомился с выставкой.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
Иң яхшы көрәшчеләр медаль, грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнләнгән
1 февральдә Казан шәһәрендә Н.Җиһанов исемендәге "Җиһанов-Vivo" V ачык республика конкурсы узды. Конкурс Н.Г.Җиһанов иҗатын пропагандалау, татар музыка мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары бу конкурста уңышлы чыгыш ясадылар:
5 февраль көнне «Җиңүнең оныкчыклары укый торган армиясе» патриотик акциясе кысаларында балалар китапханәсендә «Үз илебезнең геройлары турында» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Анда Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 3а сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәче Гөлфия Хафизова Бөек Ватан сугышы һәм солдатларның батырлыгы турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлады. Уку өчен Анна Печерскаяның «Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары» китабы сайланды. Балалар бу җыентыктан яшь партизанка Лариса Михеенконың батырлыгы турында сөйләвен аерым игътибар белән тыңлады, ә аннары үзләре дә пионер-геройлар Зина Портнова, Марат Казей, Леня Голиков һәм Валя Котик батырлыклары турында зур булмаган өзекләр укыды. Аннан соң кечкенә сугыш геройларының батырлыгы турында әңгәмә булды, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шунысы мөһим, балалар дәрес темасына үтеп кереп, яшь геройлар турында китаплар укырга теләделәр.
Хәтер һәм дан елына крата балалар китапханәсендә «Сугыш балалар күзлегеннән» дигән стенд төзелде. Стендта 6 нчы номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы "Солнышко" һәм "Кыңгырау" мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсемнәре куелган. Рәсемнәрдә балалар үзләренең сугышта катнашкан бабаларын, солдатларны, хәрби техниканы һәм җиңү шатлыгын сурәтләгәннәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Үзәк китапханәнең уку залында Кукмара ш. т. п. Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең урта сыйныф укучылары өчен китапханәче Гарипова Лилия Дамир кызы Сталинград сугышының 77 еллыгына багышланган «Сталинградның Бөек Батырлыгы» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Китапханәче сөйләве тематик слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды, «Сталинград сугышы» күргәзмә-панорамасында тәкъдим ителгән китаплар кулланылды.