Педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы җитәкчелегендәге «Армрестлинг» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең "Кул көрәше" бүлегендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2019 елның 27-30 ноябрендә Түбән Новгородта узган армрестлинг буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнаштылар.
Үз үлчәү категорияләрендә Гайнанова Динә, Гилемуллина Таңсылу-чемпион, Шакертова Алинә, Әминова Динара, Закирова Адилә ярышларның көмеш призерлары булдылар. Якупов Илназ ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны алды. Педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы ярыш чемпионы булды.
«Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында 1 декабрь көнне Кукмара районына «Яшьлек» Кар десанты отряды килде. «Кар десанты» акциясе яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш һәм тәрбия эшен оештыруга, инвалидларга, хезмәт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә түләүсез ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Кар десанты отряды үз эшен 4нче мәктәптән башлады. Алар 4 нче сыйныф укучылары өчен яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, СЯР буенча лекция укыдылар, урта сыйныф укучылары өчен Күңелле стартлар үткәрделәр, шулай ук югары сыйныф укучылары белән профориентация эшләре алып бардылар.
Шулай ук бу көнне «Яшьлек» отряды әгъзалары «Шәфкать»тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр белән очрашу уздырдылар. Сугышчылар балаларга зур булмаган концерт күрсәттеләр, киләсе Яңа елга открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Альберт Прокопьев 35кг авырлык категориясендә (А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей) көмеш призер булды, 38 кг авырлык категориясендә Мәлик Бәдертденов, 34 кг авырлык категориясендә Адель Ганиев (Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия), 42кг авырлык категориясендә Ибраһим Шиһабиев(С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе ) бронза призерлары булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында һәм спортта уңышлар телибез.
5 декабрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Зай шәһәренең «Яшьлек » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак
2019 елның 1 декабрендә Боз сараенда 2009/10 елгы командалар арасында Россия Бердәм партиясе ярдәмендә Ватан Геройлары көненә багышланган хоккей турниры узды. Турнирда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Мари Төрекнең шәһәренең «Восток», Байлар Сабасынан «Черные Пантеры», «Акулы » Кукмара шәһәре командалары катнашты.
2019 елның 30 ноябрендә Боз сараенда «Йолдызлар Кубогы»на һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда «Татарстан Республикасы Прокуратурасы», «Кукмара ветераннары», Сосновка шәһәренең «Витязь», Казан шәһәренең «Чайка», «Фемида» Татарстан Республикасы Югары суды ,Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы командалары катнашты.
Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.
Сәрдекбашта мәктәп белән бер түбә астында урнашкан “Күчтәнәч” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.
2019 елның 1 декабрендә Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә 4 Бөтенроссия вокаль – хореографик конкурсы узды. "Галактика» Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче Гадиева Камилә (1 нче Гимназия) 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә Мифтахов Әмир һәм Тимергалиев Хәким (Зур Кукмара урта мәктәбе) 3 нче урынны яулады (педагог Ваккасова Азалия Альберт кызы).
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең «Шахмат» бүлегендә тәрбияләнүчеләр педагог Абдулов Владислав Сергеевич җитәкчелегендә 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Рәшитова Гөлнара истәлегенә багышланган "Буыннар алмашлыгы" шахмат турнирында катнаштылар. Турнирда республиканың 149 яшь шахматчысы катнашты. Нәтиҗәдә, үз яшь төркемнәрендә Рәхмәтуллин Сәлим (күппрофильле лицей), Ситдикова Дилә (Кукмара 4 нче мәктәбе) 2 нче урын, ә Хуҗина Зөләйха (Манзарас урта мәктәбе)3 нче урын яулады.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.