ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне. 2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк.  Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре; Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре; ТР буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ФКУ; ТР буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге. 
 
"Кайнар линия» нең эш вакыты: 09.00 – 17.00 2019 елның 9 декабре. 
 
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71 – «кайнар линия " нең төп телефоны»; 
 
Махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-28 – инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.

 

Мәгълүмати белешмә

2020 елда Кадрлар резервы түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: цифрлаштыру, коммерциячел булмаган оешмалар үсеше, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен социаль сервислар.

Гаризаны http://rezervrt.ru/ сайтында 20 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин .

"Ростелеком"ҖАҖ универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан Россия Федерациясенең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 13-14 декабрендә 2009 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына хоккей турнирының 2 нче этабы узачак.

2 декабрь көнне, Казан шәһәренең М.Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбендә «100//ЛИЦА» Республика балалар иҗаты конкурсы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Йөрәгеңне тыңлап» дигән III Ачык Республика фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары Васильев Максим һәм Галеева Ландыш Курочкина Алия Миннерашит кызы җитәкчелегендә фестивальдә катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Васильев Максим 2 дәрәҗә Лауреат, Галеева Ландыш 3 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган   киңәшмәдә хәбәр итте.   Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.

  Кукмара муниципаль районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында иҗат көненә багышланган “ Төрле төстәге балачак” конкурсы булып узды.

4 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә район мәдәният йортында Кукмара шәһәренең халык җыены була.

Барлык шәһәр халкын катнашырга чакырабыз!

Общественное слушание проекта набережной реки Нурминка 3 этап, состоится 9 декабря, РДК в 17:00

2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашучылар өчен 2019 елның 29 ноябрендә Манзарас авылы С.А. Әхтәмов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында семинар уздырылды.  Семинарда уку эшләре буенча директор урынбасарлары, конкурсның муниципаль этабында катнашучылар, остаз укытучылар командасы, оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International