21 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, үзәк китапханә хезмәткәре Сәлимова Тәскирә Харис кызы "Йомшак күңелле фәрештәләр"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чараның кунаклары - "Сөембикә" хатын-кызлар клубы әгъзалары. Чәй табыны артында, бәйрәмгә җыелган хатын-кызлар тормышларындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
19 ноябрь көнне «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары «Милосердие» үзәгендә узган «игелекле адым» акциясе үткәрделәр.
2019 елның 20 ноябрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Кукмара районы бүлеге башлыгы Е.В. Яковлеваның «Хоккей» һәм «Тау чаңгысы спорты» бүлекчәләре белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән темага очрашуы булып узды.
Программа шулай ук белешмәләрне анализларга ярдәм итә, бу орлыклар турында мәгълүмат җыюны һәм эшкәртүне шактый җиңеләйтә. Системада «Куллану рөхсәт ителгән селекция казанышларының дәүләт реестры»на кертелгән үсемлекләр сортларын тиз эзләп табу ысулы бар, аның буенча кызыксындырган сортның кертелү срогын һәм кайсы төбәктә кулланылуын белергә мөмкин.
Каз маенда пешкән коймак, тәмле бәлеш белән сыйландык, рәхәтләнеп күңел ачтык
Кукмара балалар музыка мәктәбе "Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Грантында катнашып, 150 мең сумлык грант отты.
Әлеге проектның җитәкчесе - Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Кәримуллин.
Иң яхшы урын җирдә, анда кеше бәхетле һәм кайда тормышка ашырыла, аның хыяллар. Төрле рейтинг агентлыклары вакыт-вакыт халыктан сораштырулар үткәрә һәм әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, бәхетле һәм уңайлы тормыш өчен шәһәрләр иң яхшыларын бастыра.
Без барыбыз да икътисад күтәрелештә булган дәүләттә яшәргә хыялланабыз, һәркем сайларга хокуклы, законнар тайпылышсыз үтәлә һәм беркем дә өстенлекле хәлдән файдалана алмый. Тик коррупция чәчәк атканда бу мөмкинлекләр турында хыялланырга гына мөмкин. Һәм бу күпчелек илләр өчен актуаль, шуңа күрә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне барлыкка килде. Аны ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтәләр.
15 ноябрьдә «Лубян урман-техник колледжы» базасында «Призывник көне»хәрби-спорт бәйрәме үткәрелде. Бу традицион чара яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә ярдәм итү максатыннан оештырыла. "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» нең төп бурычлары булып, һичшиксез, яшь буынны патриотик тәрбияләү, спортның техник һәм хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру, яшьләрне физик яктан әзерләү дәрәҗәсен күтәрү тора. Ярышларны оештыручылар -МБУ П/К «Атлант» Кукмара районы "Форпост " үзәге.
2019 елда мәдәният учреждениеләре муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсында катнаштылар һәм түбәндәге проектлар белән 550 мең сумлык грант отты: