Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 26 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Китапханәбездә якташ язучыларның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү кичәләрен үткәрү матур бер традицияга кереп бара. Йосыф Хәнәфиевның
“Сөеник бәхетле көннәргә” исемле китабын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итү кичәсе дә югары дәрәҗәдә үтте. Алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Раис кызы килгән кунакларга язучы турында презинтация күрсәтте, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә язучы үзе китап бастыру тарихы, үзенең иҗаты турында тулы һәм кызыклы итеп сөйләде, матур итеп үзенең иҗат җимешләрен дә укыды. Шулай ук Йосыф Хәнәфиевның шигырьләре укучылар тарафыннан да сөйләнде. Автор укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы, матур җаваплар бирде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Йосыф Хәнәфиевның иҗатташ дуслары һәм аның белән бергә эшләгән кешеләр язучыга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
19 октябрьдә Grand Hotel Kazan территориясендә лидерлар республика конкурсы башланды!
24 октябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Манзарас авылы С.Ә. Әхтәмов исемендэге, урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучылары өчен " Туган ягым синең белән горурланам" дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде.Ул мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген алып бару кагыйдәләре, конкурс шартлары турында җентекләп сөйләде һәм балаларны әти-әниләре белән бергә ешрак китапханә чараларына барырга һәм китапларны активрак укырга чакырды. Презентация ярдәмендә балалар безнең төбәк буйлап мәдәни сәяхәт кылдылар, Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштылар, музейлар һәм театрлар, китапханәләр һәм китаплар, бөек балалар язучылары һәм Татарстанны таныткан мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.
18-20 октябрьдә Казанның Заречье үзәгендә "ФОРПОСТ"хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивале узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясенең 15.08.2019 елдан 2нче номерлы карар нигезендә, “Ялкын” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре, клубта тәрбияләнүчеләр белән берничә профилактик чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
23 октябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы - «Могҗизалар белән тулы табигать» дип исемләнгән экологик чара үткәрелде. Чарага А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2А сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараның беренче өлешендә балаларның күзаллауларын киңәйтү, аларның әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен арттыру максатыннан клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балалар өчен экологик уен үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән "Разминка", "Хайваннар дөньясында", "Үсемлекләр патшалыгы", "Кош оясы", "Дөрес микән” дигән конкурсларда катнаштылар...?" Уен күрсәткәнчә, балалар табигатьне бик күп беләләр, яраталар һәм аңа игътибар белән һәм сакчыл карыйлар. «Кошлар һәм җәнлекләр турында китап тарихлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аннары балалар «Күбәләк» мультипликацион фильм-притчасын карадылар.
Көзге чор-үз кулларың белән эшләнмәләр ясарга мөмкин булган вакыт. Чараның икенче өлешендә «Табигать палитрасы» дигән табигый материалдан эшләнмәләр конкурсында катнашучыларны бүләкләү каралган иде. Чараның бу өлешендә сүз чакырылган кунакка, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе 1 разрядлы белгече Сабирҗанов Марат Фоат улына бирелде. Ул призлы урыннар алган балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Табигать үзе бүләк итә безгә бик күп материаллар һәм кызыклы идеяләр булдыру өчен искиткеч әйберләр аларның. Моннан тыш, мондый эшләнмәләр булдыру һәм аларны карау барыбызга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
Калган балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханә бүләккә бик матур китаплар һәм журналлар туплады.
Хафизова Гөлфия район экологына һәм чарада катнашучыларга табигать дөньясына битараф булмаган карашлары, һәр кеше тормышында аның кыйммәтләрен аңлавы, аны саклауга һәм яклауга катнашы барлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Мәктәп укучыларының экологик культурасын тәрбияләү моның белән генә тәмамланмый. Балаларны табигать дөньясына җәлеп итү дәвам итәчәк, ләкин китапханә планлаштырган башка чараларда да инде.
РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "Балачакны яклау командасы" Бөтенроссия акциясе (алга таба – Акция) башлап җибәрә.
«Хоккей» бүлекчәсендә тренер Сәйфетдинов Д.Ф. җитәкчелегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган шөгыльләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында «Күңелле стартлар» уздырылды