11 һәм 12 сентябрьдә Татарстанның Балтач районында Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашалар.
2019 елның августында Мәскәүдә инвалид балалар өчен «Чиксез мөмкинлекләр тормышы» IX Бөтенроссия фестивале оештырылды. Фестивальне оештыручылар - Мәскәү дәүләт гуманитар икътисад университеты.
2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Бу чарада балалар шәфкатьлелек, игелеклелек, дуслык, хәзерге дөньяда толерантлык төшенчәсенә салынган сыйфатлар турында сөйләштеләр.
Кукмарада «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН " акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында «Форпост «үзәге активистлары 2019 елның 6 сентябрендә Атлас Булатов исемендәге ял паркы территориясендә чүп-чар җыйдылар. Әлеге чара яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
6 сентябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова 1 нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен " Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында ул 2004 елның 1 сентябрендә булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләде, Бесландагы вакыйгалар документаль кадрлар белән таныштырды. Аннан соң балалар терроризмның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, гадәттән тыш хәлләрдә, терактлар кылган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Әлеге юл федераль программа нигезендә түшәлде, аның озынлыгы 3 чакрым 44 метрны тәшкил итә.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары И.И. Галләмов Кукмара муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү 2019 елның 24 сентябренә һәм 17 декабренә 09:00 сәгатьтән 11:00гә кадәр, Кукмара ш. Ленин ур., 15 йорт адресы буенча планлаштырылган
2019 елның 5 сентябрендә Кукмара муниципаль районында Бавария (Германия) һәм Новороссийск шәһәре муниципаль берәмлеге актив авыл яшьләре вәкилләре делегациясе белән очрашу узды .