Район башлыгы Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлады

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

-1 октябрь һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу, - диелә котлауда - Районыбызда 16 мең 71 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Һәм ул көзнең бер көне белән генә тәмамланмас, ә даими тормышка ашырылыр дигән ышанычта калам. Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында актив катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Безнең белән булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим. Алдагы көннәрегез күңел тынычлыгы белән, муллыкта, иминлектә, якыннарыгызның игелекләрен күреп үтсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International