Кукмарада гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Хөрмәтле кукмаралылар! Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча агымдагы елның 4-6 октябрендә башкаручы властьның федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән берлектә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту темасы буенча оешмаларда һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә гамәли чаралар, халыкка хәбәр итү системасын тикшерү, сигналларны идарә органнарына җиткерү үткәреләчәк, шулай ук кәрәзле телефоннарга СМС-хәбәрләр дә җибәрелергә мөмкин. Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны үтенәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International