4 октябрь Ядегәр авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан “Унсигездә минем йөрәгем” дип исемләнгән бәйрәм чарасы билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм чарасында район ветераннар советы рәисе Мансуров Мияссар, район инвалидлар оешмасы рәисе Нигматзянов Равил, ООО “Восток” директоры Леонтьев Алексей, авыл жирлеге башлыгы Файзуллин Айдар, ветераннар советы рәисе Мубаракшина Гөлнур катнаштылар, өлкәннәребезгә матур теләкләрен җиткерделәр.