Пычак авылы клубында “Булганыгыз өчен мең Рәхмәт!” дигән бәйрәм кичәсе үтте

2017 елның 6 октябре, җомга

5 октябрь көнне Пычак авыл клубында өлкәннәребезне хөрмәтләү максатыннан “Булганыгыз өчен мең Рәхмәт!”  дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә авылыбызда яшәүче  төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Клуб хезмәткәрләре  һәм Накыя Орлова, Голдания Ярмиева, Руфина Габделхаевалар үзләренең матур котлауларын, моңлы җырларын, биючеләребез дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны янында тәмле пылау, кайнар  коймак, мул табын өстәлендә бик күңелле  дәвам итте.  Өлкәннәребезне   ветераннар советы рәисе Гарафиев Зиатдин Загриевич, авыл җирлеге башлыгы Нафиков Габделфәт Гарифович котладылар. Өлкәннәребез бер- берсе белән аралашып, матур җырлар җырлап, күтәренке, шат  күңел белән таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International