Күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприяте җитәкчеләре чакырылган иде.

Әлеге чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе  җитәкчесе Роберт Мансуровлар катнашты.

Сергей Димитриев очрашуда катнашучыларны 2017 елда районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

- Белемле, югары квалификацияле белгечләр һәркайда кирәк. Без сездән яңа фикерләр һәм яңа технологияләр көтәбез. Киләчәктә районның социаль-икътисадый  үсешенә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук очрашуда металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев, “Рамазан икмәге” оешмасының коммерция директоры Илнур Юнысов, районның яшь педагоглар советы рәисе, Поч. Кучук урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Рәзилә Аполинариева,  Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты студенты Камил Шәфигуллиннар чыгыш ясап, укучыларга уңышлар теләделәр һәм югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, районга игелекле  хезмәт итәргә чакырдылар.

Чыгыш ясаучылардан соң укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International