Өченче чакырылыш район Советының 28нче утырышы үткәрелде.
Анда район Советының “2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына Кукмара муниципаль районының бюджеты турында” дигән карарына үзгәрешләр кертү, узган елгы бюджет үтәлеше, җирлекләрдә халыкның үзмәшгульлеген үстерү мәсьәләләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин һәм район Башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинанын чыгышлары тыңланды. Районның социаль-икътисадый хәлен яхшыртуга һәм газлаштыруга зур өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны, озак еллар газ хезмәтен җитәкләгән Дамир Хаҗиевка “Районның мактаулы гражданины” исеме бирелү турында карар кабул ителде.