Янил авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Язны каршы алу” бәйрәме үткәрде. Бәйрәм барышында спорт һәм кызыклы уеннар уйнатылды. Укучылар үзләренең матур җырларын башкардылар, кайнар чәй белән коймаклардан авыз иттеләр.