Кукмарада җәмәгать урыннарында һәм ишегалларында 56 видеокамера урнаштырылган

2018 елның 7 апреле, шимбә

Әлеге эш имин шәһәр программасы кысаларында башкарыла

Районда берәр җинаять яки тәртипсезлек кылынса, барыбыз да: “Ул урында видеокамера куелмаганмы икән?” - дип кызыксынабыз. Чыннан да, видеокүзәтү җайланмасы җинаятьчеләрнең эзенә тизрәк төшәргә ярдәм итә. Мондый саклык чарасы урнаштырылган булса, әнә, Березняк авылындагы  кибетне дә караклар рәттән өч тапкыр басып чыкмаслар иде. Сәүдә нокталарында  гына түгел, йорт-җиребездә заманча видеоҗиһазлар булдыру да артык эш түгел, күпләр инде бу мөмкинлектән файдалана да.  

Районда тормышка ашырылучы “Имин шәһәр” программасы исә Кукмарада күпкатлы йорт ишегалларын, җәмәгать урыннарын видеокамералар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

- Программа кысаларында җәмәгать урыннарында 22 видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылып, алар эчке эшләр бүлегенең дежур частендагы мониторга тоташтырылды. Ел ахырына кадәр массакүләм халык йөри торган җирләргә тагын өстәмә 30 видеокамера куелачак. Алар барысы да “Татарстан Республикасының геопортал” бердәм мәгълүмати ресурсына кертелә, - ди полиция начальнигы урынбасары Ленар Закиров.

Аның сүзләренә караганда, “Имин шәһәр” программасы халыкның куркынычсызлыгын һәм милекнең сакланышын тәэмин итү белән беррәттән, хокук бозуларны кисәтү өчен дә кирәк. Камералар инде берничә тапкыр җинаятьләрне ачыкларга ярдәм иткән. Мисал өчен, полиция хезмәткәрләре  видеоязмалар ярдәмендә Киров өлкәсеннән килгән бер угрының эзенә төшкәннәр, ул шәһәрнең күпфатирлы йорт ишегалларыннан велосипедлар урлап, аларны “Интернет” челтәре аша сату белән шөгыльләнгән. Мәчетләргә сәдака салыр өчен куелган тартмалардан акча урлаучы бурның эзенә төшәргә дә видеоҗайланма ярдәм иткән. Атна саен диярлек сәүдә нокталарында булган урлашуларны да полиция хезмәткәрләре видеоязмалардан чыгып ачыклыйлар.

Җәмәгать урыннарыннан тыш, әлеге программа кысаларында ел башыннан күпкатлы унбер йортның ишегалларына да 34 видеокамера урнаштырылган.

- Алар балалар мәйданчыкларын, машина кую урыннарын һәм подъездларны күзәтеп  торырлык  итеп куелган.  Шуңа да видеокүзәтүнең булуы беренче чиратта әлеге йортларда яшәүчеләрнең үзләре өчен кирәк. Камералар куелу гражданнарның тәртибенә дә уңай йогынты ясый, бу үз чиратында хокук бозуларны кисәтә. Машина хуҗалары йорт янында калдырылган техникалары өчен тыныч булса, фатир караклары видеокамералы ишекләрне әйләнеп уза. Видеоязмаларны йортта яшәүче һәркем карый ала, моның өчен идарәче компаниядә “Интернет” челтәренә керергә логин һәм пароль алырга кирәк. Язмалар 30 көн саклана, - ди Ленар Закиров.

Гафиятуллин урамындагы яңа салынган йорт ишегалларын да камералар күзәтә хәзер.

- Узган елларда төнлә йорт тирәсендәге сигнализациясез машиналарның тәрәзәләрен ватып, магнитолаларын урлау, тәгәрмәчләрен салдыру очраклары булгалады. Үзебезнең дә ике машинабыз ишегалдында тора, хәзер видеокүзәтү урнаштырылгач, алар өчен күңелебез тыныч. Балаларның иминлеге өчен дә кирәк мондый җиһазлар, - ди әлеге йортларның берсендә яшәүче Илдус Миннәхмәтов.

Планетарная урамындагы 30 йорт комитеты рәисе Фәридә Гәрәеваның фикере белән дә кызыксындык.

- Безнең ишегалдына ике видеокамера куелды. Йортта яшәүчеләрнең күбесе бу яңалыкны хуплый, алар үзебезнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк бит.

Эльвира Миннәхмәтова фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International