“Иҗади күргәзмә”

2018 елның 11 мае, җомга

Җиңү көне –  яшьле күзләр белән каршылый торган бердән – бер зур бәйрәм.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә Бөек Җиңу көнен бәйрәм итү кысаларында  талантлы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар көче белән “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады – Геройларга мәңгелек  хәтер” девизы астында иҗади күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәгә иҗадилыкны, эстетик зәвыкны  үстерүгә булышлык итүче «Оригами», «Ыргак ярдәмендә бәйләнгән чәчәкләр»,  сәйлән үрү буенча «Эрготерапия» һәм башка технологияләрне кулланып   иҗат ителгән кул эшләнмәләре куелды.

Кул астында булган әйберләрдән  генә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар үзләренең сәламәтлекләре  өчен  файдалы  һәм кызыклы кул эшләнмәләре ясадылар. Бу чарада өлкәннәр һәм инвалидлар зур кызыксыну белән  һәм бик теләп  катнаштылар. Пенсия яшендәге Васильева Гөльяр Рәвил кызы сәйләннән бик матур каен агачы үрде,  Сәләхова Хәния Нәкип кызы ыргак белән розалар бәйләде.   Коллектив белән ,«Оригами»  технологиясе  буенча, төсле кәгазь кулланып, чәчәк вазасы  җыелды.

Элеге максатчан төркемдә  Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтов Касыйм Дәүләт  улы  да ял итә. Бик рәхәтләнеп күңел җылысын кушып ясалган кул эшләнмәләрен ветераныбызга бүләк иттек.

Элеге технологияләрнең  уңай ягы шунда: гаиләдә төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар, оныклар белән бергәләп шөгыльләнү бик яхшы нәтиҗә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International