Түбән Арбашта “Гаилә ул - җылы учак” дигән кичә булды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Гаилә бәйрәмен матур шигырьләр, җыр-биюләр тулыландырды.

Түбән Арбаш клубында Халыкара гаилә көненә багышланган “Гаилә ул - җылы учак” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен давалый ала. Кичәдә китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылып, Заһид Шәфигыйның “Гаилә серләре” китабына күзәтү ясалды, гаилә тормышы турында хәдисләр, әйтемнәр әйтелде. Гаилә бәйрәмен матур шигырьләр, җыр-биюләр тулыландырды. Җырчы кызларыбыз Дилә һәм Зилә башкаруында “Газиз әтиемә” җырын башкарганда залда утыручылар үзләренең күз яшьләрен тыя алмадылар. Һәрбер гаилә пар канатлы - тигез яшәсеннәр дигән теләктә бәйрәмнән таралыштык.

Рима Хисамова, Түбән Арбаш авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International