Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
ФОТОРЕПОРТАЖЛАР
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет-приемная
Ышаныч телефоны
Еш бирелә торган сораулар
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2024 ел
«Без - Тукай оныклары» фестиваль
С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Без - Тукай оныклары» дигән фестиваль үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Аннары балалар туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәдхия җырлап, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды, шагыйрьнең әсәрләре буенча үзләренең рәсемнәре, кул эшләре белән таныштырды, яраткан әкият геройларын сурәтләде. Фестивальдә катнашучыларга китапханә директоры Касыймова Резидә Хәкимулла кызы грамоталар тапшырды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
«Төлке һәм куян» әкияте буенча театральләштерелгән уен
«Очрашуга бер адым» дигән Президент грантлары фонды проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Әхмәтова Ләйсән балалар өчен «Төлке һәм куян» әкияте буенча театральләштерелгән уен үткәрде. Балалар әкиятләр буенча сәяхәткә чыктылар һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләр һәм әкият персонажларын фаразладылар. Аннары бармак курчаклары ярдәмендә «Төлке һәм куян»әкиятен уйнадылар. Балалар бу әкиятнең игелек һәм гаделлек, бер-береңне хөрмәт итәргә, көчсезне беркайчан да рәнҗетмәскә, ә дусларны бәладән коткарырга өйрәтүен белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
«Чернобыль трагедиясе» мәгълүмати сәгать
26 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Сәрдекбаш мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен Фирдания Закирова Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган «Чернобыль трагедиясе» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар авариянең ничек булуын, станцияне коткарырга кемнең беренче булып килүен һәм үз гомерләре бәрабәренә янгынны сүндерүен, бу коточкыч фаҗигагә китергән сәбәпләрне белделәр.Чара китапларга күзәтү һәм видеофильм карау белән тәмамланды.
Әдәби-музыкаль кичә: “Тукай – халык шагыйре”
26 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай – халык шагыйре” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10нчы һәм 7нче сыйныф укучылары, Г.Тукай иҗатын яратучы балалар, әдәбият, сәнгать, шигърият яратучы райондашларыбыз, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе катнашты. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Шәһәребезнең музыка мәктәбеннән килгән укытучылар Дамир Фарилович, Алия Миннерашитовна, Элмира Габдрашитовна үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз