16 февраль көнне Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә «Уйнагыз гармуннар» VI төбәкара фестивале узды. "Баламишкин» гармунчылар ансамбле (җит. И. Зарипов),"Ләйсән" вокаль ансамбле (җит.Р. Агламшина), "Сәйлән" вокаль ансамбле (җит. Р. Кузьмина), "Агымсу" гармунчылар ансамбле, шулай ук аерым башкаручылар бу фестивальдә катнаштылар. Чара ахырында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.