2019 елның 26 ноябрендә Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты базасында спорт ветераны Ф.С. Төхвәтуллин истәлегенә багышланган милли көрәш ярышлары булып узды. 13 авырлык категориясендә 98 яшь көрәшче катнашты. Төрле авырлык категорияләрендә чемпионнар булып калдылар: Ибәтуллин Мәүлит (Зур Сәрдек авылы), Степанов Ильяс (Вахит авылы), Кәримуллин Самат (Байлангар авылы), Шакиров Ислам (Вахит авылы), Баһаутдинов Рөстәм (Пенәгәр авылы), Григорьев Богдан (Сосновка шәһәре), Григорьев Артем (Сосновка шәһәре), Мортазин Муса (Сәрдекбаш авылы), Фәхретдинов Рәмзил (Адай авылы), Әхмәтҗанов Инсаф (Олыяз авылы ), Газизов Аяз (Ядегәр авылы), Мөхәммәтҗанов Аяз (Ядегәр авылы), (Сәрдекбаш авылы), Әһлиуллин Делюс (Киндеркүл авылы).
Ярышларны балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге оештырды.