ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсендә күппрофильле лицейның 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен этикет дәресе узды. Китапханәче Баһавиева Алсу балаларга яхшылык төшенчәсен аңлатты.  Кешене нәрсә бизи? Матур сүзләр нинди була? Нинди эш-гамәлләр кешене бизи? дигән сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга тормыштан алынган мисаллар китерелде. Балалар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар, яхшылык, дуслык турында язылган китапларның геройлары турында сөйләштеләр, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр.

3 февраль көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт”  вокаль ансамбленең 3 еллык юбилее үтте. Оешуга аз гына вакыт узуга карамастан, әлеге ансамбль ул сәхнәдә үз тамашачысын тапты. Чара дәвамында, сәхнәдә тәбрикләү сүзләре, дәртле биюләр, моңлы җырлар  яңгырады

Салават күпере” балалар бакчасы коллективы районда беренчеләрдән булып (җитәкчесе: Каюмова  Л.Й.) “Татар кызы” конкурсы үткәрде.

Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләрен, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары.

Шушы уңайдан Березняк авылы китапханәсендә 21 февраль көнне 09.00 сәгатьттә Кукмара районы Аман - Ошторма авылында туып үскән якташ шагыйребез, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, бүгенгесе көндә 6 китап авторы Рәниф Шәриповның  иҗатына багышланган “Чокырчаның моңлы улы” әдәби музыкаль кичә уздырыла. Булачак чарада әдипнең шигырьләре, әсәрләре, китапханәчебез тарафыннан  тәкьдим ителгән  китап күргәзмәсе, автор әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, әледән-әле экранда олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация  кичәнең эчтәлеген тагын да баетып җибәрәчәк. Әдәбият сөючеләрне, Р.Шәрипов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын авылдашларын әлеге  кичәдә көтеп калабыз.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Каенсар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә үтте. 

Мәмәшир авылы китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби чара узды. Әлеге чарада  татар әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, авыл халкы, әдәбият сөюче укучылар катнашты. Әдәби чара барышында язучының тормыш юлы барланды, төрле җанрда иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелеп, җырлары җырланды. Кичә бай эчтәлекле үтте, һәркем язучының үзенә иҗатына булган  хисләрен  яшермәде.

Якташыбызга "ТР атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде"

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында Ядегәрь авылы китапханәсендә «Интернет –должен быть безопасным!»  дип исемләнгән дәрес үтте.Чара барышында китапханәче балаларга интернетта чыга торган магьлүмат чараларының зыяны: спам , вируслар турында, мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшли алырга кирәклеген азссызыклады.

Югары Өскебаш   авылы китапханәчесе авыл халкы белән бергәләп сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән саф һавада скандинавча йөрү оештырды.  Кәефләре күтәрелеп, бу шөгельне дәвам итүне күздә тотып таралыштылар.

Авыл җирлекләрендшә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International