Кукмарада христианнар үзләренең иң зур һәм дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтте

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Кукмараның янгын-коткару частеннан хәбәр итүләренчә, быел Качману көнне суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалган.

Кукмарада христианнар үзләренең иң зур һәм дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтте

«Безнең җирлектә төрле милләт халкы яши. Мәчет, “Изге Богородица Покровы” чиркәве эшли. Шулай ук якшәмбе мәктәбеннән дә балалар өзелми. Алар Оксана Макарова кул астында дини тәгълиматлар өйрәнә, рәсем ясый, кул эшләре белән шөгыльләнә.

Бәйрәмнәр вакытында дин йортларында кеше аеруча күп була. Качмануны да традиция буенча зурлап билгеләп үтәбез. Быел да бер көн алдан сулыкка махсус бәке ясап, аны җиһазландырдык, киенү-чишенү өчен урыннар әзерләдек. Чиркәүдә гыйбадәт кылу чарасын Яр Чаллы шәһәреннән килгән протоиерей Виталий Стахеев үткәрде. Мәйданчык янында медицина, полиция хезмәткәре һәм коткаручылар кизү торды. Шулай ук бәйрәм көнне су буенда тәмле коймак пешерелде, халыкка кайнар чәй дә тәкъдим ителде», - ди Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова.

Качмануда, гадәттә, көн бик салкын була. Бәкедәге суда коенып чыккан райондашларны күргәч тә, кат-кат киемнән булуыңа карамастан, калтыранып куясың. 

«Нишләп суык булсын, ди?! Суга керергә курыккан кеше генә шулай уйлый ул. Менә мин җиденче ел инде Качмануны зарыгып көтеп алам, бәйрәм якынлашканда, көннәрне саныйм. Ниятемне хуплап, бәкедә су коенучы иптәш кызларым белән бер елны Нократ Аланына төшсәк, икенче елны Югары Чурага барабыз, Үрәсбаш авылында ясалган бәкедә дә коенганыбыз бар. Бәкегә кач кылып керәм һәм күтәреләм, белгән догаларымны укыйм, үземне рухи яктан әзерлим. Салкын тигәне юк, барысы да яхшы була, судан яңа туган сабый шикелле чыгам. Аннары без Качмануда ел саен чиркәүдән, чишмәдән изгеләндерелгән су алып кайтабыз. Авырганда куллансаң, әлеге суның шифасын, һичшиксез, күрәсең», - ди Светлана Андреева.

Югары Чура авылында да бәйрәм ел саен оешкан төстә уза. Моннан сигез ел элек иганәчеләр, авыл халкы, якташлар тырышлыгы белән төзелгән, чишмә буенда урнашкан купельдән төнгә кадәр кеше өзелми. Кемдер су коена, ә кемдер чишмәдә бит-кулларын юа, үзе белән алу өчен савытларга су тутыра. 

«Бераз чирләп киткәнлектән, узган ел суга керә алмаган идем. Быел, шөкер, коендым. Суга кергәнче бераз куркыта ул. Әмма аннан чыккач, шундый рәхәтлек, җиңеллек тоясың, чемер-чемер итеп, тән кызыша башлый, күзләр ачылып китә, эчке дөньяң чистарынып калгандай була. Шуның өчен сәламәтлек яхшы булганда, су чумынуның бары уңай ягын гына күрәм», - дип, куанычы белән уртаклашты Югары Чура авылында яшәүче Василий Иванов.

Леонид атакай, Нырья авылының Космодемьян приходы настоятеле:

«Без Качману алдыннан 18 гыйнварда Качману Сочельнигын билгеләп үтәбез. Сочельник – ураза көне, дигәнне аңлата. Ул көнне бодай ярмасы, җиләк-җимешләр, бал салынган ботка пешерелә. Алга таба чиркәүдә служба уздырыла, Инҗил (Евангелие) укыла, су аруландырыла. 1877-1961 елларда яшәгән Изге Лука Войно-Ясенецкий да: “Изге суны мөмкин кадәр еш эчегез. Бу - иң яхшы һәм иң нәтиҗәле дару. Мин моны рухани гына түгел, ә медицинадагы тәҗрибәмнән чыгып, табиб буларак та әйтәм”, - дигән. Бу, чыннан да, шулай. Бары тик ышанырга гына кирәк». 

Дин йортында служба үткәрелеп, купельдәге су изгеләндерелгәч, суга керүләр башлана. 
Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак.

  • Ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.
  • Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә.
  • Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр туйлар вакыты.
  • Качману төнендә җыелган кар - аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.
  • Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-xristiannar-uzlarenen-in-zur-ham-dini-bairamnarenen-berse-kacmanuny-bilgelap-utte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International