Район башлыгы җитәкчелегендәге төркем хисап җыелышын Лубян җирлегендә башлады

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Район башлыгы җитәкчелегендәге төркем хисап җыелышын Лубян җирлегендә башлады

Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге төркем Лубян җирлегендә булып кайтты. Анда 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды.

Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев, Лубян урманчылыгы җитәкчесе Фәрдүс Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Гүзәлия Тежикова һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Ул шулай ук җирлекне яшәтү өчен эшмәкәрлекне үстерү, эш урыннары булдыру кирәклеге турында да билгеләп үтте. Демографик хәлнең начар булуы өчен борчылуын белдерде.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Җыелыштан соң шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү булды. Анда һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/raion-baslygy-itakcelegendage-torkem-xisap-yelysyn-lubian-irlegenda-baslady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International