25 январьдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Манзарас авылының С.А. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л. Р. «Туган якны беләсеңме?» исемле уен-викторина үткәрде. Чара башында алып баручы туган ягыбыз Кукмара, аның байлыгы, табигате турында сөйләде, безнең төбәкне данлаган танылган кешеләрнең биографиясе белән таныштырды. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Һәр команданың бурычы-мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Иң күп балл җыйган команда җиңүче дипломы, ә икенче команда актив катнашкан өчен грамотасы белән бүләкләнде.