ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 июль көнне АНО “ЦСП “Наз” да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы “Жизнь всегда прекрасна” исемле тематик сәгать уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде.

 

Ярышлар программасына күңелле команда ярышлары кертелгән иде, аларда катнашучылар җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык, шулай ук команда рухы күрсәтергә тиеш иделэр!

Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   республика  районнары  белән     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  сөйләде.    Зәй районы көзге  боңдайны  җыюга  кереште,  Буа районы -  борчак  җыюга,     ә  Азнакай, Аксубай, Апас һәм  Нурлат  районнары    арпа  җыюга керештеләр. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елның  14 – 18  август  көннәрендә  “Казан ярминкәсе” күргәзмә  үзәге  территориясендә  узачак  азык-төлек  продуктларының  беренче  махсуслаштырылган  «Натураль продуктлар  ярминкәсе» күргәзмәсендә  катнашырга  чакыра.  

Зур Сәрдек авылы китапханәчесендә “Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Алар Татарстан китап нәшрияты  чыгарган яна китаплар белән танышып, кече яшьтәге балаларга куелган булектә булдылар. Ял бүлмәсендә рәсемнәр ясап, төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерүгә  ярдәм  мәсьәләләрен  23  июльдә  районнарның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  катнашында    видеоконференция режимында     узган киңәшмәдә карадылар,  ул  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары      Ришат  Хәбипов  рәислегендә  узды. 

2019 елның 23 июлендә Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!» дип исемләнгән иҗади рәсем   конкурсы үткәрелде.

Ятмас -Дусай авылы китапханәчесе китап укучыларны янгын сүндерү бүлекчәсенә экскурсиягә алып килде. Анда балаларны якты йөз белән бүлек хезмәткәре Галиев Нурулла каршы алды. Ул аларны коткаручыларның фидакарь хезмәте белән таныштырып территория буйлап экскурсия уздырды.

Кукмара муниципаль районының  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен  “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  II - коррекцион төркем  балалары өчен  “Терроризм күренешләрен профилактикалау “ дип аталган  видеофильм карау оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International