ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 25 июлендә Кукмара шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
 Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды:

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстанда кыр көне-2019 эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән республика агросәнәгать комплексы экспортын үстерү темасы буенча түгәрәк өстәл уздырды.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 июль көнне Нараткай лагеренда "Без бер телдә сөйләшәбез" программасы кысаларында керәшен татарлары көне узды

«Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе кысаларында Лаеш муниципаль районында машина белән сыер саву операторлары арасында Һөнәре буенча иң яхшы белгечкә 46 нчы республика конкурсы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстанда кыр көне-2019 эшлекле программасы кысаларында терлекчелек белгечләре белән түгәрәк өстәлләр уздырдылар.

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019»авыл тематикасы буенча мәгълүмати – агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

3 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы социаль ярдәм үзәге “Наз” бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен ТАССРның 100-еллыгына багышланган «Туган җиребез буйлап» исемле тематик сәгать үткәрде.

3 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Заһидуллина Голнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Веселый этикет” исемле уен программасы үткәрде. Балалар конкурслар һәм викториналарда теләп катнаштылар, кызыксынып презентацияне һәм 3Д форматында мультфильмны карап үттеләр.

Яниль авыл китапханәчесе төрле яшьтәге балалар белән «Безгә тынычлык кирәк!” дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста катнашучы һәр кеше үз рәсемнәрендә җирдә дөньяны чагылдыра торган барлык нәрсәләрне - якты кояш, күгәрчен, зәңгәр күк йөзен, салават күпере, йорт, гаилә һәм башка бик күп нәрсәләрне тасвирларга тырышты.

Яниль авыл китапханәчесе китапханәгә йөрүче балалар өчен «Яшь велосипедчы» дип исемләнгән велосипедчы көне үткәрде. Балалар велосипедлар парадында катнаштылар, уен формасында велосипедны куркынычсыз йөртү кагыйдәләре турында бик күп файдалы мәгълүмат үзләштерделәр.

Велосипедчылар транспорт белән идарә итә белүләрен күрсәттеләр: фигуралы йөртү, турыдан-туры йөрү, борылу, киртәләр аша уза белү. Барлык биремнәр үтәлгәч, жюри конкурска йомгак ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International