ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Скорлупино утарында бәйрәм-ул иң гадәти булмаган йомырка фестивале: йомырка ыргыту буенча чемпионат,  дәртле  зумба, гадәти булмаган фотозоннар, балалар бәйрәме, концерт мәйданчыкларында Россия йолдызлары, ярминкә, мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары, шулай ук бик күп махсус конкурслар һәм аттракционнар!

Ганиевлар гаиләсе җиңүче булды, икенче урында Шәймәрдановлар гаиләсе,өченче урында Нуртдиновлар гаиләсе.

    5 июль көнне Кукмара үзәк  китапханәсендә гаилә, бәхет һәм тугърылык көненә карата “Хатын- кыз матурлыгы – хатын-кыз бәхете ” дигән матурлык мәктәбе булып үтте. Китапханәчеләр косметика фирмасы белән берлектә хатын-кызның тышкы матурлыгы буенча мастер класс үткәрделәр. Әлеге темага карата китап күргәзмәсе эшләнде.

07.07.2019 Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге парк мәйданында Починок-Кучу, Починок Сутер авыл җирлекләре үзешчәннәре артистлары катнашында "Мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган "Кичке уен" бәйрәме узды

Мәмәшир җирлегендә "Ике йөрәк" клубының чираттагы очрашу кичәсе "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан оештырылды. 


5
июль, 2019 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия»иҗади конкурсына старт бирде. 2014 елда оешма вакытыннан бирле конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән дә 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Шуларның йөзләгән се акчалата бүләккә лаек булды.

4 июль көнне "Нараткай" лагеренда "Без бер телдә сөйләшәбез" проекты кысаларында мари көне узды.

4 июль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе  Гарипова Лилия Дамир кызы “Нараткай” җәйге лагерында ял итүче яшьләр өчен “Коррупцияга юк!” дигән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга коррупцияның дөньяда барлыкка килү һәм үсү тарихы, аның белән көрәш турында җентекләп сөйләде.  Шулай ук балаларга коррупция белән көрәш турында буклет тараттты.

4 июльдә Комсомол мәйданында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залы эшләде. Балалар һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре яңа китап һәм журналлар күргәзмәсе оештырды. Ата-аналар, балалар матур әдәбият һәм матбугат белән таныштылар.

4 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре Гарипова Лилия Дамир кызы һәм  Закирова Фирдания Фирдинанткызы “Нараткай” җәйге лагерында ял итүче балалар өчен «Покровители семейного счастья» дигән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Әлеге чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә бюагышланган иде. Балалар төрле конкурс, ярышларда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар “Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык” дигән темага рәсем-коллаж ясадылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International