Югары Күзмис, Балдыкнә авыл китапханәсе китапханәчеләре “Инвис” мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Дару үләннәре дөньясында"дип исемләнгән экология дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар дару үләннәре әзерләү ысуллары белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, нинди авыруларда файдаланырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Балаларга уен-викторина тәкъдим ителде, анда алар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында " Әйләнә-тирәбездәге дару үләннәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе Газинур Моратның 60 яшьлек юбилеена багышланган “Без Моратны укыйбыз” әдәби марафонына кушылып якташыбызның шигырьләрен укуны оештырды. Г.Моратның иҗатына һәм китапларына күзәтү ясады.
Иске Юмья авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен "Туган як сукмагы" дип исемләнгән табигатькә экскурсия оештырды. Балалар тимер руданы чыгару урыны белән таныштылар, Ф. Тютчев, В. Ившин, С. Есенин һәм башка язучыларның шигырьләрен, хикәяләрен яратып укыдылар. Төрле уеннар уйнап, табигатьнең матурлыгын күрергә, тыңларга өйрәнделәр.
Трыш авылы китапханәсе ишегалдында 3-6 яшьтәге балалар белән “Балачак илендә” дип исемләнгән уен- конкурс үтте. Балалар “Чүлмәк вату”, ”Итек киеп йөгерү”, ”Капчык сугышы”, “Эстафета”, “Гер күтәрү” кебек уеннарда катнашып истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
19 июнь көнне балалар китапханәсендә Ошторма-Юмья урта мәктәбе каршындагы «Кояшкай» лагеренда ял итүче балалар кунакта булдылар. Китапханәче Гөлфия Хафизова “Китаплар дөньясында” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Ул балаларны китапханәнең тарихы һәм кагыйдәләре белән таныштырды, китап сайлау, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
18 июнь А. М. Булатов исемендәге ял паркында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залы эшләде. Балалар һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре яңа китаплар һәм журналлар күргәзмәсе оештырдылар. Ата-аналар балалар яңа әдәбият һәм матбугат белән таныштылар, вакытны файдалы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
17 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тулаем тәүлеклек савым 200,1 тонна булды. “Шундый күрсәткечләргә ирешү безнең район тарихында беренче мәртәбә. Бу узган елның шушы датасына караганда 27,9 тоннага яисә 16%ка күбрәк», – дип, хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
18 июнь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова 4 нче мәктәп каршында ял итүче балалар өчен "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар презентация карадылар, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, «Әкиятләр юллары буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Светофор» җырына караоке башкардылар. «Әкият транспорты» дип исемләнгән видеоклип, «Светофор» дигән мультфильм карадылар.
Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Кукмара районындагы профилактика бүлеге начальнигы Яковлева Елена Владимировна катнашты. Балалар аның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар: җәяүлеләр юлы һәм аннан ничек чыгу, светофор ни өчен кирәклеген белделәр, шулай ук транспортның төрле төрләре белән таныштылар. Ул балаларның киемнәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауларын теләде. Барлык балаларга да юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылык кайтаргыч значоклар тапшырды. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 145 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.