ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

     21 май  Бөек Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан Ядегәрь авылы китапханәчесе  мәдрәсәгә йөрүче  балалар белән “ Болгарларның Ислам динен кабул итүләре”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларга Ислам дине турында аңлатма бирү; татар  халкының  тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык хисе  тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе-Әгерҗе районыннан Исмагилов Рамильсалих улы крестьян-фермер хуҗалыгы.

2019 елның 20 маеннан  3  июненэ кадэр  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы  территориаль   булеге ,  балалар товарларынын сыйфаты хэм  куркынычлыгы,  жэйге ялны оештыру     буенча   «кайнар линия» үткәрә. Кукмара районында  яшәүчеләрнең сорауларына  территориаль бүлек  белгечләре 2-72-05 или 2-81-08  телефоннары аша җавап бирәчәклэр.

16.05.2018 16 майда «Нараткай» балалар җәйге сәламәтләндерү лагере базасында «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары һәм мәгариф бүлеге линиясе буенча туристик слетта катнашучылары белән уртак чара –«гитара астында яраткан җырлар»  конкурсы узды. 


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 18-19 маенда Казан шәһәрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары "Алтын камертон" IV ачык республика музыка сәнгате фестиваль-конкурсында катнаштылар.

19 майда Испан Хихон шәһәрендә спорт һәм сугыш самбосы буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Ярышларда кыйтганың 29 иленнән вәкилләр катнашты.

Чемпионатның өченче көнендә көрәш самбо буенча турнирда Татарстан спортчысы Альберт Шәңгәрәев 68 кг авырлык категориясендә " алтын» яулады.

ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте

20 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Гимназиянең 7а сыйныф укучылары өчен «Тәмәке тартуның зыяны турында» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде. Ул балаларга тәмәкенең Россиядә барлыкка килү тарихы, аның составында кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булган матдәләр турында сөйләде, тәмәке тартуның зыяны турында китапларга күзәтү үткәрде. Балалар кальян һәм электрон тәмәке тартуның зыянлы нәтиҗәләре турында белделәр. Дәрес ахырында балалар «Тәмәке тартуның зыяны» дигән тест эшләделәр.

2019 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Уфа шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе МБУ самбо бүлеге тренеры Марес Бәдертденов тәрбияләнүчесе Алмаз Минисламов билбау көрәше буенча Евразия көрәш сәнгате уеннарында катнашты һәм 57кг авырлык категориясендә бронза призер булды.

16 майдан 20 майга кадәр Хихон шәһәрендә (Испания) «Зилант " спорт мәктәбе спортчысы Альберт Шәңгәрәев (тренеры Марес Бәдертденов) көрәш самбосы буенча 68 кг авырлык категориясендә Европа чемпионы булды һәм халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәде.

Укырга-димәк, үсәргә кирәк. Шул максат белән Түбән Комар авылы китапханәчесе җәйге мәйданчыкта «Уку вакыты җитте!» дип исемләнгән акция үткәрде. Җәйге мәйданчыкта булган әниләр һәм балалар бу көнне әкият, шигырьләр укып  яңа китаплар белән таныштылар. Безнең әдәби чаралар балаларда һәм аларның әти-әниләрендә китапка карата кызыксыну уятуга ярдәм итәр һәм җәй буена китап укуга старт бирер дип ышанабыз. Чөнки җәйге мәйданчыкта «Книжная Полянка» әдәби уены балалар һәм аларның әти-әниләре өчен җәйге ай дәвамында гамәлдә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International