Ярышларда 7 команда катнашты : Зилант, 4нче Кукмара урта мәктәбе, Зур Кукмара, Уржум, Менделеевск, Теләче-1, Теләчече-2. Менделеевск командасы җиңде, икенче урында – Зилант, өченчедә – Уржум .
21 май көнне Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан, үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"сенең 8 сыйныф укучылары өчен “Без тәмәкегә каршы” дигән уйлану сәгате үткәрде. Чара барышында бүгенге заманның мөһим проблемасы, яшьләрнең тәмәке тартуы мәсьәләсе күтәрелде. Мәгълүматны үтемлерәк җиткерү өчен укучыларга тәмәкенең зыяны турында электрон презентация күрсәтелде. Укучылар тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны, кызганыч статистика турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгелләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Югарыкузмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әбием сандыгы” дип исемләнгән музей дәресе үткәрде. Балалар 19 һәм 20 гасырдагы экспонат тукымалар, салфеткалар, ир-атлар һәм хатын-кызларның милли киемнәре, бизәкләре белән таныштылар. Китапханәче балаларны М. Г. Ивановның «Удмуртиянең борынгы сәнгате» Ф. Х. Вәлиевның «Кукмара тарихы. Бакыр заводлары» китаплары белән таныштырды.
21 май көнне Әтнә районында " Нечкәбил-2019 " Республика конкурсының сайлап алу туры узды. Кукмара районың Әсән Елга мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сергеева Ленара тәкъдим итте һәм ярымфиналга чыкты.
2019 елның 17-20 май көннәрендә Марий Элның Йошкар-Ола шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
21 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 3нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен «Китап укы, дустым!" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясадылар: китап барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре, китапны ничек сайларга, “абонемент”, “уку залы” кебек төшенчәләр белән таныштылар, презентация карадылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштырды. Балалар китапханәгә язылды, укырга китаплар алды.
Аны оештыручылар - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге " ДБУ һәм сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты.
Иске Йорт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Су – яшәү чыганагы" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар белән су, аның кеше өчен әһәмияте суны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
21 мая Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмер балалар өчен “Что мы знаем о собаках” исемле мәгълүмат сагәте үткәрде. Бу чарага кызыклы күп материал әзерләнде.
Березняк авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кояш - минем күзлектән” дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Укучылар игътибарына кояш турында иҗат ителгән шигырьләр, рәсемнәр тәкъдим ителде.