Сәрдекбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән " Ел фасыллары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга урман эко-системасы турында сөйләде. Урман-ул хайваннар һәм кошлар өчен йорт. Анда төрле агачлар һәм куаклар үсә. Урман безгә гөмбә һәм җиләк бүләк итә. Урман буйлап ничек йөрергә, саф һава суларга һәм аның матурлыгы белән хозурланырга. Шуңа күрә кеше урманны белергә, аны яратырга һәм аның турында кайгыртырга тиеш.
17 май көнне Казан шәһәренең "Әкият" балалар үзәгендә "чиксез талантлар фестивале"II Республика яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Фестиваль 3 этапта узды: сайлап алу, зона һәм йомгаклау этабы. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары Ахмадуллина Илсинә ( укытучысы Шәймәрданова Зөлфия Камил кызы), Фаизовлар Резеда һәм Нурзидә дуэты (укытучысы Юзмеева Земфира Абдурахман кызы) һәм укытучы Кәримуллин Нияз Ришат улы бүләкләү тантанасына чакырылды һәм җиңүчеләр дипломнарына ия булдылар!!!
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 10-12 июль көннәрендә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.
16 майда Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Бәйге авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,5 мең тоннага җитте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Аны оештыручылар - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ, икътисад институты һәм Казан дәүләт аграр университетының кластерлы укыту һәм проектлар белән идарә итү үзәге. Әлеге чарада Югары уку йортларының икътисад факультетлары укытучылары катнашты. Республика аграр көллиятләре һәм авыл хуҗалыгы техникумнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне хәбәр итә.Грантларның гомуми суммасы 75 миллион сум тәшкил итә.
Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Уен барышында балалар гаилә-кеше тормышында иң мөһиме икәнен белделәр.
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараны оештыру укучыларда һөнәрләр турында белемнәрне үстерү, хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерүне максат итеп куйды.
16 май көнне социаль ярдәм үзәге” Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы , “Күңел кыңгыраулары” дигән әдәби кичә уздырды . Әлеге кичәдә якташ язучы Розалия Яппарованың “Көзге ташу” дигән беренче китабы тәкъдим ителде. Кичә барышында шагыйрә үзе белән, үз иҗаты белән таныштырды, үзенең китабыннан туган ягыбызга, әниләргә, өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укыды. Розалия ханым әлеге үзәккә култамгасы белән китабын бүләк итте.Якташ язучы Дәлфирә Галимова кичәне дәвам итеп шагыйрәнең әнисе Саҗидә апа турында да истәлекләре белән уртаклашты, үзенең матур шигырьләрен ял итүчеләргә укып үтте.