ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары сәнгать тарихы буенча "Джотто Дюрердан" Бөтенроссия читтән торып олимпиадада катнаштылар. Вәлиуллина Әдилә-3 дәрәҗә Диплом, Дәүләтшина Гүзәл-3 дәрәҗә Диплом (җит. Вилданова М. М.). Җиңүчеләрне котлыйбыз.
 

25 апрель көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Гайнетдинова Нурия 4нче мәктәпнең 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен «Чернобыль Кайтавазы» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әңгәмәдән балалар 1986 елның 26 апрелендә төндә булган фаҗига, аварияне бетерүдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр өлешенә яуган кыенлыклар турында белделәр. "Мотыльки»фильмыннан өзек карадылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

24 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Шигырьләрдә җан авазы" дигән шигърият кичәсе үткәрелде.

25 апрель көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Уроки Чернобыля” исемле тематик сагәть үткәрде. Китапханәче балаларга   аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләде.

uslugi.tatarstan.ru сайтынын өстенлекләре турында  

Чәчәкләр салу тантанасында район эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары катнашты

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды. 

Чәчәкләр салу тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары һәм башкалар катнашты.

2019 елның 4 июнендә ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана.

2019 елның 11 августында ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Корбан бәйрәме башлана.

Анда катнашучылар ындыр табагында, машина-трактор паркында булдылар, хуҗалык җитәкчесе, белгечләрнең чыгышларын тыңладылар

Игътибар! Федераль салым хезмәте  АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ үткәрә, салым түләүчеләргә физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча.
2019 елның 25 апрелендә 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
2019 елның 26 апрелендә 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International