ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

    2019 елның 19-20 апрелендә Биектау авылында 2008-2009 елгы командалар арасында «Добрый лед» кубогына турнирның төбәк этабы узды. Турнирда Арча шәһәренең «Драконы», Питрәч авылының «Пестрецы», Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Кукмара шәһәренең «Олимп», Биектау  авылының  «Биектау», Арча шәһәренең «Ястребы» командалары  катнашты.

      2019 елның 18 апреленнән 21 апреленә кадәр Туймазы шәһәрендә (Башкортостан Республикасы) 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Язгы чакыру» турниры узды

2019 елның 14 апрелендә Кукмара муниципаль районының «Олимп «яшьләр спорт мәктәбе "  тренеры Ганиев Илдар Марсель улы җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы Казан тимер юл вокзалыннан Дмитров шәһәренә, Мәскәү өлкәсенә «Россия - Беларусь» балалар һәм яшүсмерләр өчен Союз дәүләт Спартакиадасы кысаларында Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулуга багышланган  турнирында  катнашу өчен китте.

Өлге авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән"Сугыш ветеранына бүләк"дип исемләнгән практик дәрес оештырды.  Балалар сугыш һәм тыл ветераннарына тынычлык символы булган күгәрчен флагы ясадылар.

Трыш авылы китапханәсендә 3-6 яшьлек балалар белән Габдулла Тукайның ”Тукай балаларга” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе, “Су анасы” әкиятен  уку оештырылды.

19 апрель көнне балалар китапханәсе “Библиосумерки-2019” Бөтенрәсәй акциясендә катнашты. 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителгәнлектән әлеге акция  «Бөтен дөнья – театр» дип исемләнде.

 Бу көнне китапханәдә кызыклы ял һәм аралашу урыны, төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен чын бәйрәм булды. Биредә балаларны сюрпризлар көтә иде. Алар гадәти булмаган мастер-класста катнаштылар - пластилиннан театраль маска ясау. Сәнгать мәктәбе  укытучылары бәйрәмдә катнашучыларны шаблоннар ярдәмендә үзенчәлекле битлекләр ясарга өйрәтте. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә иҗат һәм хыял дөньясына чумды.

Матур электрон презентация фонында балалар «Театр-әкият ул, театр – могҗиза» конкурс – уен программасында катнашты. Алар театр тарихы белән таныштылар, дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылдылар. Алсу Расим кызы театр профессияләре, Театрда үзеңне ничек тотарга, этикет кагыйдәләре һәм спектакльләрнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Балалар төрле кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче "Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Театрның төре, артист һөнәре, танылган артистлар турында әдәбият тәкъдим ителде. Кунакларны «Тамчы" китап театры клубына йөрүче балалар чыгышлары белән сөендерде. Татар халык әкияте «Өч кыз», А. Алишның «Койрыклар» әкиятләренең инсценировкаларын бик талантлы һәм ачык итеп күрсәттеләр.

Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, күп уңай эмоцияләр, шатлыклы елмаюлар һәм язгы кәеф алдылар. Ел саен уздырыла торган Библиосумерки акциясе китапханәдә китап уку гына түгел, күңел ачу, яңа дуслар табу, артист булып карау, төрле мөмкинлекләр ачуга этәргеч икәнлеген аңларга мөмкинлек бирүен күрсәтте.

19нчы апрель көнне Кукмара шәһәренең “Милосердие”тернәкләндерү үзәгендә логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы тарафыннан “Без төрле, әмма барыбыз бергә”дип аталган чара үткәрелде. Төрле милләт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; дус гаилә, тату төркем кебек әхлакый кыйммәтләр формалаштыру – чараның төп бурычлары итеп алынды.

Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПРДА май бәйрәмнәренә учаклар үрчеткән өчен икеләтә штрафлар турында. Бу республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү белән бәйле. 


19
апрель, 2019 ел
җомга

19 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Ч. Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен «Без террорга каршы!» дип исемләнгән дәрес-презентация уткәрде. Ул балаларга терроризмның барлыкка килү тарихы, кешелеләр өчен куркыныч тудыруы, соңгы унъеллыкның терактлары турында сөйләде. Шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Чара “Билгесезлеккә юл” фильмын карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International