ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Апрель аенда иң төп даталарның берсе булып, фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне тора. Сугыш  инде күптән бетте, ничә гасыр еллар үтте, ләкин бу авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләр өчен түгел шул...


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 13 апрелендә 2010 елгы командалар  арасында Космонавтика көненә багышланган хоккей  турнир узды. Турнирда Арча шәһәре «Ракета», Кукмара  шәһәре «Акулы», «Тимерхан». Байлар Сабасы, «Ягуар-2011» Кукмара шәһәре катнаштылар.

   Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Тимерхан» командасы алды, икенче урынны «Акулы» командасы  яулады, беренче урын « Ракета».

   «Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Һидиятуллин Самат(Арча шәһәре), «Иң яхшы һөҗүмче» - Галимуллин Айзат(Кукмара шәһәре, Ягуар), «Иң яхшы сакчы»- Абдуллин Сарим (Байлар Сабасы), « Иң яхшы уенчы " - Липатов Тимур(Кукмара, Акулы). Танылды.Призерларга һәм катнашучыларга  кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

19 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Кукмара балалар китапханәсе

 балаларны һәм аларның әти-әниләрен "Театр - әкият ул, театр - могҗиза» дип исемләнгән конкурс-уен  программасына чакыра. Сезне эчтәлекле программа көтә: төрле уеннар, викториналар, конкурслар, китап күргәзмәләре белән танышу, әкиятләр буенча инсценировка, мультфильмнар карау.

Балыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без сәламәт яшәү яклы" дигән темага әңгәмә үткәрде. Авыл фельдшеры  укучыларга наркоманиянең куркыныч чир икәнен, тәмәкенең зыяны турында сөйләп узды. 

Пычак авылы китапханәчесе балалар белән “Җырлы, моңлы, күңелле балачак” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичә нәфис сүз, җыр, бию,төрле шаян тамашалар белән үрелеп барды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, Әнисә Гайфутдинова җитәкчелегендәге Сабанчино авылы үзешчәннәре биредә яшәүчеләр алдында матур һәм дәртле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. 

Югары Кузмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен җәнлекләр театры җитәкчесе В. Л Дурованың тууына 85 ел булу уңаеннан «Дрессировщица һәм аның дүрт аяклы дуслары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар Н. Ю. Дураваның «Матрена һәм люлька», «Куян батырлыкка сәләтле» хикәяләрен укыдылар.

13 апрель көнне Мәмәшир мәдәният йортында Тәмәй авылыннан авыру бала Каримуллин Аяз Алмаз улына ярдәм итү максатыннан "Көчеңнән килгәнчә ярдәм ит!" дип исемләнгән Хәйрия концерты булды.

Календарьда  - апрель, димәк... Космонавтика көне җитте. Элек – электән кешеләрнең игътибарын йолдызлар дөньясы, ай, кояш  һәм төрле планеталар гел җәлеп итеп торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International