ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

27 март - Бөтендөнья театр көне уңаеннан Туенбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Искиткеч битлекләр» дип исемләнгән әдәби-иҗат сәгате үткәрде. Балалар театр тарихы белән таныштылар.Үзләре караган әсәрләр турында сөйләштеләр.

27 март көнне Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә“Ватан нәрсәдән башлана?” дип исемләнгән тематик әңгәмә  үткәрде. Балалар  Татарстан Республикасындагы дәүләт символлары турында сөйләште, төрле татар халык уеннары уйнады.

2019 елның 29 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге базасында  Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьлэр  (студентлар) берләшмәсенен узәге  “ФОРПОСТ”  һәм  «ФОРПОСТ» үзәгенең "төрле төстәге балачак "волонтерлар берләшмәсе «терроризм һәм аның корбаны булмау» темасы буенча  «хокук университеты» ның чираттагы дәресен уздырдылар. 

29 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе “Театр яктылыкка-нурга илтә” дип исемләнгән кичә үткәрде. Чара “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзәләре катнашында үтте. Килгән кунакларга “Нур” клубы өлкәннәре язучы Г.Зәйнәшеваның “Сәер мәхәббәт” исемле ике пәрдәлек драмасын сәхнәләштерде. Китапханәдә «Театр- тылсымлы дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе урын алды.“Театр яклыкка, нурга илтә” дигән презентация карау китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Ике өлкәннәр клубы катнашында үткәрелгән очрашу кичәсе бик эчтәлекле үтте.

Март аенда “Милосердие” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы “Язга кунакка” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде.  

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чиклэнгэн балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге дәуләт автоном учреждениясендә чираттагы  “Белгечләр утырышы” узды.

Арча ягы - данлы Тукай ягы " Республика конкурсы җиңүчесе"

Тикшеренү эшләре Бөтенроссия конкурсында җиңүчене котлыйбыз

Лельвиж авыл клубы базасында 2019 елның 23 мартында яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе мәдәният учреждениеләре һәм «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә удмурт яшьләре арасында район конкурсы уздырды 

2018 елның 15 ноябрендә Россия Хөкүмәте утырышында Россия Федерациясендә аналог телевизион тапшыруларны туктатып тору турында Карар кабул ителде һәм өзү планы расланды. Татарстан Республикасында отключение 2019 елның 3 июненә планлаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасында цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре булдырылды, ул үз эченә 87 алдынгы станцияне ала. Әлеге челтәр республика халкының 99,2% өчен 20 Гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеге белән тәэмин итә.

«РТРС» ФДУП филиалы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында 157 торак пункт билгеләнде, аларда цифрлы эфир телетапшыруларының сигналын кабул итү булмаячак.

Әлеге торак пунктларның исемлеге белән танышырга мөмкин:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International