«Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесенең» 2019 елның 02-03 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка экстрен хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системаларын тикшерү турында " гы боерыгы нигезендә 10-12.00 мск. хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе ел саен уздырылып килә торган “Нәүруз” бәйрәме үткәрүдә катнашты. Әлеге бәйрәм төрле уеннар, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәмгә җыелган халыкны пылау, чәй белән сыйлау белән тәмамланды.
Югары Кузмис авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен «Без эшче һөнәрләр өчен» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр әйттеләр, кроссворд чиштеләр. Мондый чаралар киләчәктә балаларга үз юлын дөрес сайларга ярдәм итә.
22 март көнне Иске-Йорт авылы китапханәсендә ТАССРнын 100 еллыгы унаеннан, 6-7 сыйныф укучылары белән ”Гасырлар авазына колак салып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу кичәдә укучылар Татарстанга багышланган китаплар белән танышып,Татарстаннын үткәне , бүгенгесе һәм киләчәге турында күп яналыклар белделәр.
2019 елның 16-24 мартында Пермь шәһәрендә «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының финалы 2006-2007 елгы командалар арасында узды. Финалда Россиянең барлык төбәкләреннән 62 команда катнашты. Татарстан Республикасынын данын Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы яклады.
2019 елның 25 мартында район Советының зур залында район башлыгы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды, аның кысаларында мәгариф идарәсенең өлкән методисты Нәбиев Т. Г. Татарстан Республикасының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" региональ иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Спартакиада программасына волейбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм аркан тарту буенча ярышлар, спортның барлык төрләре элементлары белән эстафета һәм конкурслар керде, ГТО нормативларын сынау рәвешендә тапшыру оештырылды.
Максим Исаев 50кг үлчәү категориясендә, Антон Платонов 60кг авырлык категориясендә (тренеры Марес Бәдертденов), Алина Федорова 44кг авырлык категориясендә (тренеры Энҗе Юсупова) көмеш призерлар булдылар . Команда зачетында «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.
Россиядә Театр елы кысаларында, районда авыл җирлекләре арасында театр коллективлары конкурсы уза.
23 март көнне Зур Кукмара мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.