ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

19 гыйнвар Чура авылында "Качману" бәйрәме үткәрелде.

18.01.2019 Мәмәшир авылы мәдәният йортында эшлэп килуче "Жәүһәр" ветераннар клубы Малмыж районы Яңа Смәил авылынын "Аулак өй" ветераннар клубы белән очрашты.

18 гыйнвар көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Аш Буҗи авылында булдылар.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Кукмара шәһәрендә кар чистарту эшләре дәвам итә.

2019 елның 16 гыйнварында Савино  авылы Услон районында Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиада кысаларында шәхси - команда беренчелеге һәм тау чаңгысы спорты буенчаТР Чемпионаты  2001/ 02 елгы,2003 / 04елгы, 2005 / 06елгы,2007 / 08 елгы  балалар  арасында булып  узды.

18 гыйнварда балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары экскурсиядә булды.  Китапханәче Алсу Баһавиева “Китапханә дөньясында” дип исемләнгән презентация ярдәмендә балаларга “китапханә”, “абонемент”, “уку залы”, “формуляр”  дигән төшенчәне аңлатты. Биредәге тәртип, китапка сак караш турында сөйләде. Әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар табылды. “Тамчы” китап театры клубына йөрүче балалар бөек шагыйребез Г.Тукайның  “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен рольләргә бүлеп укып күрсәтте. Бирегә килгән һәр бала китапханәгә язылап, беренче китапларын алды.

17 январь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен  «Русские колумбы» исемле тематик сәгать үткәрде. Балалар төрле викториналарда, уеннарда актив катнаштылар.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 гыйнварында 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды "Олимп" Кукмара һәм " Чаллы» Чаллы шэхэре арасында,  "Олимп " файдасына 6:4 исәбе белән.

Востоклылар көнгә 20 тоннадан артык сөт савалар

Көчле кар явуы һәм буран төшкәннән соң шәһәрдә урамнарны кардан чистарту оештырыла. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тыкрыклар чистартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International