Шулай ук яшеллекне саклау, әйләнә-тирәбезне тагын да ямьлерәк итү максатында яр буйларына агачлар утырттылар
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.
Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр Шакирова Чупан Рәхимулла кызы 2018 нче елның 24 нче һәм 26 нче апрель көннәрендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Тылсым” да хезмәткәрләр белән Бөтендөнья хезмәтне саклаучылар көненә карата “Хезмәтне саклаучылар көнең барлыкка килү тарихы” темасына чара уздырды.
“Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре”.
Урамда карлар эреп, агачларда бөреләр уянган мәлдә, Манзарас авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр арасында Габдулла Тукай туган көненә багышлап оештырылган шигырь бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә Манзарас авыл җирлегенә кергән 5 балалар бакчасыннан 30 шигырь сөюче бала катнашты. Алар барысыда бәйгегә нык әзерлек белән килгәннәр. Манзарас икенче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиахметов Сәид башкаруында шагыйрьнең “Су анасы” әкияте берәүне дә битараф калдырмагандыр. Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Измайлова Р.И., балалар белән эшләү бүлеге методисты Ибниева К.К., библиограф Рахимова Ф.Н. бәйгегә нәтиҗә ясап, Манзарас икенче номерлы балалар бакчасыннан Галиәхмәтов Сәидне абсолют җиңүче итеп билгеләде. Шулай ук балалар үз яшьләре арасында1,2,3 урыннарны бүлештеләр, кызыксындыру дипломына һәм бүләккә ия булдылар. Әлеге чара матур җырларга үрелеп барды. Балаларыбызда кече яшьтән туган телебезгә-бөек Тукай теленә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм бәйгене оештыручы Манзарас авылы китапханәсе мөдире Сабирова Фирая Рифкат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз, без аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында китапханәләребездә бай материаллар тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш өченче елын каршы алу алдыннан «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен балалар белән очраштырдылар.
Чара барышында җаваплылыкка тартылган ата-аналар видеоролик карап үттеләр һәм әңгәмә уздылар.
Шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе - Г.Тукай. Дөньяда бу исемне белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр... Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырдан гасырга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
2018 елның егерме алтынчы апрелендә “Тылсым” халыкка соцаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз соцаль – тернәкләндерү бүлегендә район үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе Лилия Дамир кызы “1945 елда Эльбеда совет һәм америка гаскәрләре очрашуы” темасына лекция үткәрде.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә “Мәнге яши, яшьни яшь Тукай” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Лилия Раисовна шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты белән кыскача таныштырып китте. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучыларның шигырьләре яңгырады, укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде.
Кичэ, Европа күләмендә иммунизация атналыгы кысасында, “ Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә табиб- эпидемиолог Мухтаров Р.М. белән очрашу үткәрелде.